К. Тинчуринга багышланган шигырьләр

Туфан Х. Сайланма әсәрләр / Х. Туфан.- Казан : Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты (ТаРИХ), 2004.- 431 б.

Хәсән Туфан
***
Ил гомренең тыныч кичләрендә
Дәү залларга җыелгалыйбыз...
Өлкәннәрне барлагандай итеп,
Үткәннәргә борылып карыйбыз.
Искә төшә олы өлкәбезнең
Моңлы, серле, тып-тын төннәре,
Һәм төннәрдә газиз өлкәбезнең
Гадәм булган* кайбер өлкәне.
Ә таба ул,
Барыбер таба бит Ил
Үзенең газиз уллар-кызларын:
Якты җанлы Кәрим Тинчуринын,
Гали җанлы Галимҗаннарын...
*Гадәм булган - югалган


ТУКАЙ ЗАЛЫ

Ташламаган, ваз кичмәгән өчен,
Азмыни сез михнәт чиккәнсез...
Мәрхүмнәрне эзләп йөрегәндәй,
Сез бу залга килеп керәсез.

Әминә* гел, берәр сәбәп табып
Килеп чыкса Казан ягына,
Нәрсәнедер шунда табар сыман,
Ашкынадыр Тукай залына.

Сәрвәр* килеп керә шушы залга
Һәм, күзләрен төбәп каядыр,
Уйга кала. Бәлки Кавиның ул,
Теге чорда, менә шушы залда
Елаганын искә аладыр...

Жанна* килеп керә, сүз куйгандай,
Тиз-тиз, җитез адымнар белән:
Әйтерсең лә күрешә алачак ул
Монда тагын Галимҗан белән.

Заһидә ханым*... Аның ал йөзендә
Нәфис моң да, алсу елмаю.
Ә күңелдә?.. Кәрим абый өчен
Чиксез сагыш анда, моң, яну...

...Мин... ишеккә карап куям һаман,
Әйтерсең Лу, ролен үтәр дә,
Гримнарын сөртеп, ашыга-ашыга,
Театрдан чыгып китәр дә,

Йөгереп-очып килеп керер кебек,
Безнең белән бәйрәм итәргә...
Көтәргә мин аны күнеккәнмен,
Язмыш - бары мәңге көтәргә...

* Әминә Җәлил, Сәрвәр Әдһәмова, Жанна Нигъмәти, Заһидә Тинчурина - язучы хатыннары.



Коллектив. Кәрим Тинчурин : истәлекләр, шигырьләр.- Казан : Татар.кит. нәшр.,
2003.- 159 б., рәс. б-н.

ЗӨЛФӘТ

Теге чак

Тинчуринның “теге чагын“ күрдем,
Күрдем аны “секрет дело“да -
Передача илтеп, хәл белешеп,
Йөрер булганмын ла мин аңа!
Хәер, еллар бүтән, дивана!
Юк, сүнмәде... астан пыскый һаман
Явызлар ут төрткән бу учак! -
Ә “Зәңгәр шәл“ дисәң, сискәндереп,
Һаман искә төшә “теге чак“!
“Булат, Булат кайткан!“ - сизмәдекме
Ул Булатның каян кайтканын
Мәйсәрәгә дигән зәңгәр шәл, дип,
Кайда гына җаннар атканын?
“Теге“ дигән шул чак баласы без...
Булдык мәллә илдә бер курчак?
Юкса күптән инде “булакта“ без?
Әмма...
ник ычкындырмый
Теге чак?
Истә Сибгат Хәким сөйләгәннәр:
Кайтты Хәсән абый... тегеннән.
Күргәч әйтте: “Бергә икән!“ -
Нигә әйткәнлеген мин беләм...
“Сүндермичә утны саклагансыз!“ -
Дигәне ул шулдыр иде лә! -
Окопларда сау саклаган башны
“Халык дошманы“на и менә! ...
...Безнең язмыш язылгандыр инде
Бөек илгә ялгыш тегелеп,
Эзәрлекли безне гомер буе
“Безнекелек“ түгел,
“тегелек“!..
И туганкай, серең яшермичә
Ачыктан да ачык әйт инде,
Бу җан өчен Тинчурин безнекеме,
Әллә инде
“тегенекеме“?
Аларның бит җәсәдләре хәтта
Качып-посып кына күмелгән...
Тинчурин, дим... Үзебезгә язган
Сәер язмыш килә күңелгә...
...Күрдем Тинчуринның
“тегендәге“
Төшерелгән яман сурәтен...
Шуннан бирле һич тә аңлый алмыйм
Тыңлаусыз бу сәер йөрәкне.
...Бер сорау бар - нигә сүнми һаман
Ул тергезгән гүзәл бер учак?
Әйттем. Беттем. Мин имзамны куям,
Һәм датаны куям -
“теге чак“...


ЛЕНА ШАГЫЙРЬҖАН

Кәрим Тинчурин истәлегенә

Бәллүр кыңгырау күк чылтырап тора
Шушы исем - Кәрим Тинчурин...
Хәтерләтеп милли сәхнәбезнең
Көмеш көзгеләргә тиң чорын.

Борылып карап узган гомерләргә,
Эх җегетләр, димен, әй кызлар...
Без түгелме гасыр чатларында -
Җилкәнсезләр, сүнгән йолдызлар?..

Юк, без исән әле... Сүнмәбез дә
Каләм белән сәхнә барында.
Кара урман саклар халык җанын,
Көчен-моңын саклар - барын да...

Тере җилләр ул җыр-хәбәрләрне
Һәр ягына сибәр дөньяның.
Безнең күңелләрдә гомер бакый
Ул җилләрнең юк та тынганы...

Шул җилләрдә җилфер-җилфер килә
Зәңгәр шәле, Казан сөлгесе...
Тәгәрмәч күк хәрәкәттә сәхнә -
Милләтемнең яшәү билгесе.

Исемеңне сәхнә пәрдәсенә
Чигеп куям, Кәрим Тинчурин! -
Хәтерләтеп торсын Театрның
Шомлы чынбарлыкка тиң чорын...


РАЗИЛ ВӘЛИЕВ

Чират

Җиңү көне. Мин урамда йөрим,
Уйлап йөрим шигырь язарга.
Рифма эзләп шактый изалангач,
Кагыласы иттем базарга.
Кайный базар, гүя рейхстаг.
Түбәсендә -Җиңү байрагы. ..
Ит чабучы, сабыр палач кебек,
Озак итеп балта кайрады.
Чапкан саен башлар оча тора,
Ит чабучы ярсып кизәнә.
Бу базарда сатып булыр кебек
Намусны да салып бизмәнгә.
Һәрнәрсәгә аның үз бәясе,
Исе китми шигырь-мазарга.
Ите - кыйммәт, ә баш -очсызрак.
Баш бәясе арзан базарда.
Кем чираты?
Базар палачының
Күтәрелә канлы балтасы...
Стенадан көлеп карап тора
Халыкларның үги атасы.
Аны күргәч, кинәт ирексездән
Әрнегәндәй булды муеным.
Ит чабучы. Чират. Тәгәри баш.
Ул елмаеп сыйпый мыегын.
Кем чираты?
Дәште салкын аваз,
Авыр аваз, гүя кургашын.
Күрдем кебек базар чиратында
Горур башын Фәтхи Бурнашның.
Кем чираты?
Мыек асларыннан
Саркып чыга зәһәр усаллык.
Диварларны җимермәкче булып,
Башын бәрә Шамил Усманов.
Кем чираты?
Дөньяларның бүген
Сугым базарына тиң чоры.
“Исән булса башлар, кайтырбыз!“-дип
Саубуллаша Кәрим Тинчурин.

Кем чираты?
Бар кешеләр өнсез:
Юк шаярган, көлгән, уфтанган.
Аваз килә: “Мә, партия, мине!“ -
Соңгы бүләк аңа Туфаннан.
Кем чираты?
Оча миллион башлар...
Ил атасы гүя котырган...
Кем чираты?
...Күзләремне ачсам,
Базар чиратында мин торам.
Тирә-юньдә кабер салкынлыгы.
Мин ашыгып чыгам базардан.
Урамда - яз. Илдә - Җиңү язы!
Аермасын язмыш язлардан.


РӘДИФ ГАТАШ

Сүнмәс йолдызлар
Гасырларның караңгысын ерткан
Йолдыз булып туган театр,
Тукай васыятьләрен истә тотып,
Бик күпләрне әле уятыр.
Мәңге аны чорлар
Раушан көзге -
Бөек рух көзгесе санарлар.
һаман исән -
Халык йөрәгеннән
Юлын алган бөек “Сәйяр“ бар.
Гүя чатыр,
Түбәсенә - йолдыз
Айлы күкнең үзе ябылган,
Гүя
Берчак сүнгән йолдызларын
Сүнмәс итеп кабат кабызган.
Театрда бәйрәм:
Гүя алар -
Волжская, Камал, Карилар,
Тинчуриннар -
Ерак йолдызлардан
Изге йортка сөенеп карыйлар.
...Еллар үткән саен яктың арта,
Раушан көзгең тарта, театр.

Халык рухын киләчәккә илтер,
Бик күпләрне әле уятыр
Йолдызларың синең,
Театр,
Сүнмәс йолдызларың...


ЛӘБИБ ЛЕРОН

Шигыремә керде Тинчурин...

Бар йокымны үзе белән алып,
Вакыт узып бара төн чиген...
Театрдан кайтып килешеме?!-
Шигыремә керде Тинчурин!

Шигыремә керде, сәлам бирде. -
Аншлаг, - диде ул, - бүген дә!
"Зәңгәр шәл"дән халык айный алмый,
Белсәң иде, шатлык күңелдә.

Үз-үземнән көнләшәм мин бүген:
Сәер, ләкин рәхәт көнләшү!
Шул көндәшем белән, төнне айкап,
Кайтып килеш әле, сөйләшеп.

"Зәңгәр шәл"нең төсе уңмас төсле,
Кунмас төсле аңа тузаннар...
Урамнарда: "Әнә Булат!" - диеп,
"Сәлам, Булат!" - диеп узалар.

Булат роле яшьләр өчен дә бит,
Тик нигәдер үзем уйнасам,
Халык аны ныграк аңлар сыман...
Каным кайный, шулай уйласам. -

Без кабызган утлар сүнмәс алар! -
Дип җырладым бүген көндәшкә...
Ярый, сау булып тор, минем әле
Кереп чыгасым бар Сәйдәшкә...


Саубуллашып чыгып китте шулай,
Таңга каршы китте Тинчурин.
Уйламагандыр да... Көнгә кадәр
Озак узачагын төн чорын...

Һәр заманның яман чире була:
Туберкулезлары, тифлары..
Саф җаннарны кырган шәхес культы,
Йоткан нәфес культы типлары.

Җинаятьне мөмкин яшерергә,
Мөмкин, әйе, ярлык тагарга:
Саф күзләргә карап, мөмкин лә ул
"Халык дошманы" дип атарга!

Үлгән көнен мөмкин яшерергә,
Вакытлыча ләкин ансы да...
Бәгырьләрне телем-телем телеп,
Йөрәк сыкрый, әрни, җан сыза...

Сәхнәгә ул уйнар өчен түгел,
Яшәр өчен менгән - яшәгән!
"Озак тормас, сүнәр", - дигәннәрнең
Бәбәгенә карап яшәргән!

..Яңа сортлар ачкан Мичуриндай,
Сәхнә серен ачкан Тинчурин...
Төннәр аша килгән шул серләрне
Хәтер йомгагына мин чорныйм.



ГАЗИНУР МОРАТ

Черек күл

Черек күлгә кармак салдым,
Еллар аша үрелеп.
Айкалды күл, чайкалды күл,
Сере китте түгелеп.

Айкалды күл, чайкалды күл,
Чайпалды күңелләрем.
Татарның күпме затлысы
Чүплеккә түгелгәнен.

Уйладым да уем качты.
Текәлдем калкавычка...
Котылсын заман -сәяси
Капкыннан, алдавычтан.

Кешенең кадере булсын,
Кабере булсын җирдә.
Саклансын заман -капмасын
Кабаттан сыйнфый җимгә.

“Шагыйрьләрнең каберләрен
Эзлим“, - дип язган дустым,
Киләчәккә зират аша
Синме карарга куштың?!

Күпме табут кайтты илгә,
Күпмесе - безгә кордаш...
Кай зиратта ята, димсең,
Якташың Фәтхи Бурнаш?

Кай зиратта ята, димсең,
Хөр уйлы, гали җаннар -
Мирсәет Солтангалиев,
Тинчурин, Галимҗаннар?..
Шигырьгә күчәдер,
Җанга
Сыймаган борчу, кайгың...
Ярый әле, яд итәргә
Кабере бар Тукайның.

Кадере бар...
Шөкер әйтеп,
Коенабыз данында.
Кабере бар...
Яшәсә дә
Халыклар зинданында.

Ә бит кемнәрдер синең дә
Шәхесеңә тукына. ...
Черек күлдә дога кылдым
Шәһитләр рухына.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International