Туфан кайта.... (Мәсгуд Гайнетдинов)

Чыганак: Туфан Х.Ф. Әсәрләр : 5 томда / төз. М. Гайнетдинов.– Казан: Татар.кит.нәшр., 2007.
1 т.: шигырьләр, поэмалар; кереш сүз авт. М. Гайнетдинов.- Казан : Татар. кит. нәшр., 2007.- 479 б.


Татар шигърияте хакында сүз алып барганда Тукайлар, Такташлар белән беррәттән Хәсән Туфан исемен телгә алабыз. Бу бик табигый хәл. Күпьеллык шигъриятебездә Х.Туфан иҗаты — үзенчәлекле бер күренеш ул. Әмма үзе исән чагында шагыйрьнең әсәрләре укучыга тулысынча барып ирешә алмады, моның төрле сәбәпләре булды...

Ниһаять, Хәсән ага Туфанның биштомлык әсәрләре җыентыгы басылып чыгу алдында торабыз. Шагыйрьнең тууына 110 ел тулган көннәрдә укучылар олы әдибебез мирасы белән тулырак таныша алачак.

Татар әдәбияты, татар шигърияте! Дөнья әдәбияты фонында ул үзе уникаль, оригиналь бер күренеш. Х.Туфан иҗаты аңда аерым урын тота. Төрле кимсетелүләргә һәм эзәрлекләүләргә дучар ителгән халык вәкилләре өчен аның әсәрләре шифалы дәва, дару-дәрман буларак кабул ителә. Татар тарихында әдәбиятның алдынгы сафта торуы, тирән мәгънәлелеге, эчтәлеклелеге, югары камиллеккә ирешүләре, халыкчанлыгы — барлык уңышлы яклары — X.Туфандай каләм ияләренең иҗади көч чыганагына кайтып кала. Әдәбиятның бер үзенчәлеге игътибарны җәлеп итә: халык тарихы белән иң тыгыз бәйләнештә яшәсә дә, татар әдәбияты башлыча ниндидер тарихи-иҗтимагый хәрәкәтнең җиңүгә ирешүе, өстенлеккә чыгуы нәтиҗәсе буларак мәйданга килмәгән. Ул аерым кешенең, шул максатка җанын фида итәргә әзер шәхеснең, аерым ялгызакларның казанышы буларак яши, бер югарылыктан яңа бер югарылыкка, яңа этапка күчә, алга бара. Кол Гали, Котб, Мөхәммәдәмин, М.Колыйлар шундый шәхесләр булып күз алдына киләләр. Г.Утыз Имәни, Г.Кандалый, Ш.Зәки, К.Насыйри, Ф.Кәрими, Й.Акчура, Г.Исхакый, Г.Тукай, Һ.Такташлар — шундый шәхесләр. Х.Туфан да шундый ялгызак фидакарь, үзен шигърияткә корбан иткән шәхес.

1914 елда Уфага «Галия» мәдрәсәсенә укырга кергән көннәрендә үк диярлек таркау халкын берләштереп ныгыту турында хыялланган дүртенче сыйныф шәкерте — танылып килә торган яшь шагыйрь Шәехзадә Бабич — аны, «мөкрәһләр» («пычратылганнар» — көчләп чукындырылганнар) дип, хурлыклы хәлдәге катлау вәкилен, һәм нугай шәкерте Булат Сәлиевне яшерен түгәрәгенә кабул итә. Ул чакта Хизби-Хисбулла исемле, Хәзрәтев фамилияле, булачак Туфан белән шагыйрь Ш.Бабич арасында якын дуслык мөнәсәбәтләре урнаша. Хизби дә яшеренеп язган шигырьләрен өлкән дусты Ш.Бабичка күрсәтә башлый. Ш.Бабич кыюсыз үсмер язмаларында киләчәктә татар шигъриятен яңа эзгә сала алырлык талант бөреләнүен күрә һәм шул хакта 1916 елның көзендә «Яшь шагыйрьгә» дигән шигырен яза.

Әлмисактан «Син шагыйрьсең!» дип, Ходайның әмере бар.
Әмеренә иттең хилаф, — мәлгун мохитнең каһре бар, —
Күпме мәлгуньнәр борын төртсә дә, күңелең какшамас,
Чөнки күңелнең тирәннәргә узынган тамыры бар.
Әллә кемнәр күкрәгең белән шаярмакчы була.
Чү! Аны болгатмасыннар, анда илһам нәһере бар.
Һич курыкма, — мең шөкер: тәңреңне тапкансың шагыйрь!
Чөнки, тәңреләр ясап, ялганлый алмас самириләр.
Һич тә офтанма, күңелсез булды дип гомерем башы,
Анда гомереңнең мөзәйян аллы-гөлле ахыры бар.
Әллә ниләр сөйләсеннәр, тыңлама! Урының — сәма,
Дөнья булгач, нәрсә булмас? Алланың да кяфере бар, —
дип башланып китә бу шигырь.

Мистикага якын, киеренке рухи-идеологик тормышта яшәгән «яшь шагыйрь» бу күрәзәчелекне үзенә Алланың шагыйрь булырга әмере, боерыгы сыман кабул итә. Озын гомер юлында нинди генә тетрәндергеч язмышының да, ышануларының да астын өскә китерерлек, көлен күккә очырырлык шартларга юлыккалап торса да, иҗатына каратылган әлеге күрәзәчелеккә, вәхигә ышанычын җуймый. Кыскасы, башка күп кенә күренекле шагыйрьләребездән аермалы буларак, Х.Туфанның «шагыйрьлек миссиясе», үзен югары миссияле шагыйрь дип хис итүе, интуиция чикләрендә генә калмастан, үсмер көннәреннән үк рациональ, ниндидер рәсми рәвешенә кереп яши. Бу аның шигырьләренә махсус, аңлы рәвештә шундый юнәлеш, олы бурыч йөкләтелгән төсмер йөгертә. Аның әсәрләре күрелмәгән диярлек тыюларга, чикләүләргә юлыга. Җитди, актуаль, классик камиллектә шигъриятле булуларына карамастан, укучыларга хәвефле дарудай аерым «рецепт» (рөхсәт) буенча һәм чикләнгән күләмдә генә тәкъдим ителә. 80-85 елга (1924-2008) башлыча бер үк әсәрләрен диярлек кабат бастырулардан гыйбарәт зур булмаган ун-унбер җыентык. Бу да безнең яшәеш реальлеге, тормышыбызның мәдәни сәясәте. Гадәттә бу хәлне «Туфан үзе җыентык чыгарырга яратмаган» дигән сылтау белән пәрдәләгән итәләр. Бу дөреслеккә туры килеп бетми. Уналты еллык тоткынлыктан кайтканнан соң, ике ел үткәч кенә, анда да Моран, Хаустов кебек тәрҗемәчеләрнең Мәскәү ягыннан басым ясауларыннан соң гына алты-җиде табаклы җыентык чыгара алу маҗараларын хәтерлик. Юк, мәсьәлә ярату-яратмауда, үзе теләү-теләмәүдә генә түгел. Үз язмаларының халык сәнгате өчен нинди әһәмияткә ия икәнлеген (Ш.Бабич күрәзәчелеге нәтиҗәсендә генә дә) ул кемгә караганда да күбрәк белә иде.

Һәм менә, ниһаять, бу гаделсезлек мәдәният тарихыннан китәр кебек. Татарстан китап нәшрияты Х.Туфанның зур күләмле биштомлыгын чыгарырга алынды. Х.Туфан иҗаты шул яктан башкалардан бәхетлерәк булды: вафатыннан соң да аның (Г.Тукай, Һ.Такташларга караганда) байтак кына язмаларын юкка чыгудан саклап кала алдык. Өч томы, сизелерлек тулыландырылган хәлдә, үзе исән вакытындагы җыентыкларында дөнья күргән әсәрләрдән төзелгән. Калган ике томы җыентыкларында басылмаган, кулъязма килеш сакланган материаллардан торачак. Әле бу биштомлык та Х.Туфанның барлык табылган язмалары тупланган басма булудан ерак. Газета-журналларда басылган байтак шигырьләре, мәкаләләре, Тел-әдәбият институтындагы язмалары, хатлары, ихтимал, тагын ике томлык материал бу җыелмадан читтә кала.

Хәсән Туфан — татар шигъриятенең феникс кошы. Әлмисактан (җаннар яратылган көннән) үзенә йөкләтелгән бурычны үтәү юлларын эзләп ул ялкынга ташлана. Анда янып, яңадан тугандай яшәреп, тагын шул намуслы эшенә керешә һәм тагын да олырак ялкынга юлыга... Шул ук вакытта аның бу «әмерле иҗат» юлын бер биеклектән икенче биеклеккә яңа, тагын да зуррак казанышка бару дип булмый. «Әмерле» булса да, иҗат дигән нәрсәдә социаль идеал кыйбла, иҗади максат, симпатия-антипатияләр кебек, сиксән яктан тәэсир ясаган туксан төрле көч сызыклары бар. Алар шигырьгә үз төсмерләрен йоктыралар. Нәтиҗәдә иҗат, әсәрдән әсәргә генә түгел, хәтта юлдан юлга үзгәреп торгандай, үзгәрешләр, контрастлар уйнатуга әйләнә. Туфанның башлангыч чор иҗатында мондый контрастлылыклар уены өстенлек итеп, стиль үзенчәлегенә әйләнә дип әйтергә була. һәм бу үзенчәлек кулга алынган көннәренә кадәр, соңга табарак әледән-әле күздән югалгалап булса да үзен сиздерә.

Әлмисактан шагыйрь икәнен ишеткән минуттан диярлек, элеккеге (уку, мөдәррислек) идеалларын чәлпәрәмә китереп, әлмисак йөкләмәсенә (иҗат эшенә) күчүне билгесез вакытларга кичектерүче тарих өермәләре бөтереп алып, аны үз ихтыярына буйсындыра. Февраль революциясе башланып китә. Революция хәрәкәте тирәнәя, куәт ала бара, катлаулана. Шул шартларда татар милли азатлык хәрәкәте күрелмәгән колач ала. Октябрь революциясеннән соң милли хәрәкәтләр законнан тыш хәлгә куелалар. Совет дәүләте эзәрлекләвеннән качып, Милли Мәҗлес үз эшчәнлеген әле Совет хакимияте урнаштырылмаган Уфага күчерә. Мәҗлес утырышлары протоколларын язарга стенографист эзлиләр. Кайдадыр стенографияне өйрәнгән «Галия» шәкерте Хизби Хәзрәтевне Мәҗлес секретариатына кертеп утырталар. Шул рәвешчә ул үзе дә сизмәстән милли хәрәкәтнең түрендә урын ала. Милли Идарә үз эшчәнлеген Петропавловскига күчергәндә, Мәҗлес документларын гарәп хәрефенә күчереп, шунда илтеп тапшыруны Хизбигә йөклиләр. Ул, протоколларның гарәп графикасындагы вариантларын әзерләп, Петропавловскига китә. Документны тапшырырга тиешле кешене анда тапмагач, Омскига, аннан Байкал аръягына барып җитеп, тиешле кешенең шәхсән үз кулына тапшыра.

Шул ышанычлылыгы, төгәллеге, тырышлыклары белән милли хәрәкәт җитәкчеләренең зур ышанычын казана. Г.Исхакый Мәҗлес делегациясенә Париж (Версаль) солых конференциясенә акча җыю эшенә керешкәч, ул җыйган акчаларны саклап йөртү эшен «ышанычлы шәкерт» — шул ук Хизби Хәзрәтевкә йөклиләр. Г.Исхакый чит илгә киткәндә, ул Верхнеудинск, хәзерге Улан-Удэ шәһәрендә аерылып кала. Аны милли хәрәкәт активисты сыйфатында шунда ук шәһәрнең беренче татар мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр, яшьләр бүлеге җитәкчесе сыйфатында шәһәрнең татар Милли Шурасы идарәсе составына кертәләр. Анда да ул зур игътибар казана, Ерак Көнчыгыш Демократик республикасы башкаласы Чита шәһәре милли идарәсенә эшкә күчерелә... Милли хәрәкәтнең дан казанган, зур активлык күрсәткән күренекле эшлеклесе буларак, Чита шәһәре кызыллар (Совет хакимияте) кулына күчкәч, эзәрлекләүләрдән сакланып, ул Лысьвага әти-әниләре янына кайта (1922). 1918-1922 еллардагы җете милләтчелеге кулга алынган көннәренә кадәр кара шәүлә, баш өстенә күтәрелгән кылыч булып, аны куркытып яши. Күп кенә тырышлыклары әнә шул кара шәүләне күмеп булмасмы дигән ниятне хәтерләтә. Контрастлылыкны зурайту-көчәйтүләр дә шул тырышлыкның бер күренешедер кебек.

Ш.Бабич яшь Хизби Хәзрәтевне әдәби иҗатка чакырганда, аңарда Якын Көнчыгыш шигъриятенә хас булган гаруз, газәл, бәетләр — ике юллык строфалар — парлы рифмалашуларга охшамаган «төрки» (дүрт юллы строфа, «бармак» шигыре) шигърияте көчен күреп, татар әдәбиятыңда шуны өскә чыгаруны күз алдында тота. Х.Туфан кайдадыр милли хәрәкәт каһарманы данын яулап йөргәндә, кайдандыр Һ.Такташ килеп чыгып, Ш.Бабичның Туфанга тапшырган бурычын гамәлгә кертә башлый. 1923 елда Себердән кайткан Х.Туфан Такташның «Җир уллары трагедиясе» китабын күреп тәэсирләнә. Ш.Бабич билгеләгән миссия кулдан киткән! Әмма ул бурыч аның өстеннән төшерелә дигән сүз түгел бу — Такташтай тизлектә, Такташ тапкырлыгы белән ул «әлмисактан йөкләнгән» бу бурычны үз өстенә алырга тиеш. Бу эштә ничә дистә еллар инде Русия һәм Ауропа әдәбиятларында тузынучы модернизм, постмодернизм юнәлешләре аңа ярдәмгә килә. Булачак шагыйрь үзенең «әлмисак» йөкләмәсенә үтә җаваплылык күрсәткәнгә охшый. Кай арада, нинди тизлектә, нинди чыганактан шул дәрәҗәдә новаторлыкка өйрәнгәндер, 1924 елның көзеңдә инде ул Казанда камил бер системага китерелгән, заманның алдынгы идеалларын сәнгатьчә гәүдәләндерерлек җитлеккән «яңа татар шигыре»н әдәбият мәйданына куя. Ярты ел да үтми, «Барабыз» шигырен, шул ук елда «Татарстанда» кантатасын, «Зәңгәр Бүре», «Еллар итәгеңдә» поэмаларын яза. Бу яңа шигырьдә татар шигърияте өчен үзенчәлекле булмаган традицион шигырь гармониясен, төзелешен, структурасын җимерә торган яңа алымнар эшләнелә.

Авыл. Буран.
Әти онга китте.
Әни сава сүсле кабаны.
Ә мин, төрәз бозын китеп,
Карап торам узган-барганны.

Протокол язмасы гына да түгел, протоколны кыскача конспектлаштыру сөйләме кебек. Шигърият сөйләме, шигърият сүзләре дә түгел кебек. Бер кытыршылыксыз шигъри тезмә конструкциясен дә барлыкка китерә. Рәсем этюдыдай (картина) итеп гадәти авыл тормышы күренешен берничә сүз белән генә төгәл күз алдына бастыра. Үзе бер әсәр (күренеш) булып күренерлек чын талант белән язылган строфа. Күп мәгънәләрне үзенә сыйдырган, «Әти тегермәнгә» дими, «онга китте» ди. Он алырга. Бурычкамы, хезмәте белән түләргә вәгъдә итәргәме. Буран тузына. Бөлгенлекнең соңгы чигендәге өй. Күңелсез тормыш... Шагыйрь иҗатында татар шигърияте өчен күрелмәгән зур казаныш. Өр-яңа күренеш. Әмма традицион (гаруз, «бармак») шигырьләр генә белгән укучыга бу эчке мәгънәләр, казанышлар, камиллекләр шунда ук күзгә ташланмый. Моңарга теге, бүлтәйтеп контрастлаштыруларны да китереп кушсаң?.. Әлбәттә, әдәбият мондый яңарышны юксынган, эзләгән, көткән. Аны күрә, таный, кабул итә алган. Ул шигъриятнең мөмкинлекләрен, мәгънә чикләрен киңәйткән. Моны Туфан үзе дә аңлаган. Дөрес, мондый уңышлар — беренче эз салулар җиңел генә бирелми, тел очыннан үзе тамып тормый. Моны ул «Ике чор арасында» поэмасында («Абый алканат» бүлегендә) үзе дә билгеләп үтә:

Тирги абый.
Язучылык эше
Берни тормый, ахры, аңарга.
Хәзер менә куллар кабармый да,
Көн дә саен уйлар кабара.

Һәм аларны камил шигырь калыбына кертергә кирәк. Һ.Такташ кебек, татар шигъриятендә зур талант кына түгел, яңа дәвер башлаучы шагыйре бар көннәрдә, Х.Туфан бөтенләй яңа бер татар шигырь системасын мәйданга китереп, әсәрләре белән Такташ казанышлары югарылыгына күтәрелә. Башка әдәбиятларда бу мәсьәлә ни дәрәҗәдәдер, татар әдәбиятында Һ.Такташ, Х.Туфаннар йөзендә классик шигърият югарылыгында торган татар совет әдәбияты дигән феномен мәйданга килә һәм үлемсез мирас калдыра. Һ.Такташ та, Х.Туфан да бернинди искәрмәсез революция, совет төзелеше позициясендә торганнар. Октябрь революциясе, совет конституцияләре декларацияләгән (утопия генә булып калган) хокукларны соң чиктә үз талантлары мөмкинлекләрен файдалану рәвешендә генә булса да ихтималы булган һәр конъюнктураны файдаланып, үз халыкларының тәрәккыятен, алгарышын, иҗтимагый активлыгын, аң-белем дәрәҗәсен, мәдәниятен яңарту, үстерүне шул чор цивилизациясе дәрәҗәсенә күтәрү өчен файдаланып калырга тырышканнар, һәм үз өлкәләрендә, күргәнебезчә, атап әйтерлек эпохаль нәтиҗәләргә ирешә алганнар. Бу уңышлары тоталитарлык касыгына каты төртелгән, күрәсең, аларга бу хезмәтләрен Совет хакимияте тарафыннан оештырылган рәхимсез тукмаулар, кысулар шартларында үтәргә туры килә.

30 нчы еллар уртасыннан НКВДның татар совет язучыларына кампаниясе башлана. Ниндидер хаталанулары булганнарны гына түгел, Ш.Усманов, Ф.Сәйфи, Г.Гали, Г.ИбраҺимов, Г.Нигъмәти кебек революционерлар, күренекле партия һәм совет работниклары булганнарын да берәм-берәм кулга алып атып үтерүләр башлана. Шул шартларда Х.Туфан үзен, үткәндә дөрестән дә гөнаһлы, күренекле милләтче булып танылырга өлгергән кеше буларак, кулга алынганчы ук шул язмышка дучар, бүгенме, иртәгәме тормыштан читләштереләчәк кеше, димәк, шигърияттәге теге «йөкләмә»сен булган кадәр хезмәтләре белән үтәгән, башка мөмкинлеге калмаган, димәк, ул бурычтан азат кеше итеп саный башлый. Бу көтелмәгән нәтиҗәгә китерә. Ул үзенең шәхси борчылуларын, эчке шомлану, уйлануларын, «үлчәү»-юрауларын шигырь итеп, үзе өчен генә рухи җәрәхәтләренә дәва итеп кәгазьгә төшергәли башлый. Үзен юату өчен генә сызгалый торган язмаларының кабат-кабат укып «дәваланырлык» әсәрләр булып чыкканын күреп, махсус калыплаш-тырусыз туган шул «интим» шигърияте үлчәмендә, ритмында, стилендә, иҗатының төп йөкләмәсен кабат җанландыру өчен файдаланып калырга ашыга. Ул Октябрь революциясенең 20 еллыгына багышланган берничә коллектив поэма иҗат итүдә катнаша («Яз килә, яз», 1937, «Яшьлек юлы», 1938, «Тәрәзәсе гөлле өйнеке», 1938 һ.6.). Яңа поэтика табышлары белән органик катнашма рәвешендә «Тимеркәй турында...» балладасын мәйданга китерә.

Коллектив поэмалардагы язмалары рухсыз, стандартлаштырылган рәсми әдәбият сызыгына басу кебек кабул ителмәсме дип шомлану нәтиҗәседерме, 1937 елга тоталитарлык котырынуларының югары ноктасына чыгуына әрнүле протест авазы буларакмы, яңа поэтикасы нигезендә «Иптәш Хөлли», «Ә йолдызлар дәшми», «Сүзсез генә» кебек югары накаллы сатирик шигырьләре мәйданга килә. Кыскасы, тагын да зуррак колач алып, Туфан иҗатының шәхсилек төсмерләре белән бизәлгән классик әдәбият стандартындагы шигырьләрдән гыйбарәт яңа, икенче этабы башлана. Бу казаныш аны шулкадәр илһамландыра ки, кулга алынган көннәренә кадәр шул юнәлештә иҗат иткән әсәрләре күләме «яңа шигырь» этабы мирасыннан узып китә. «Шәхсилек», «интимлык» нәтиҗәседер — бу этапта иҗади мираста кечкенә шигырьләр, лирика өстенлек итә.

1940 елның 18 ноябрендә кулга алынуын Х.Туфан, ниһаять, үзенең күп әрнүле иҗади эшчәнлегеннән азат ителгән, үлгән, мәрхүмнәр рәтендәге кешегә әверелү дип хисаплый. Бу хакта хәтта «Кайлардан килә икән җил?» шигырен дә яза. Үзен Г.Тукай, Һ.Такташлар сафына күчкән кеше итеп сурәтли.

Кайлардан килсә дә инде,
Үзләрен күрәсе юк,
Башларын сөеп кочаклап,
Күзләрен үбәсе юк...

Димәк, кулга алынуын иҗатының икенче этабы тәмамлануы дип билгеләп була. Тоткынлык чоры иҗатыннан соңгы этап шигырьләрен — «икенче кат туган шикелле» дип, азат ителгәннән соңгы шигырьләре яңа этап икәнен дә бер шигырендә шагыйрь үзе билгеләп үтә. Дөрес, ул, 1936 елда «Ант» поэмасы тар-мар ителеп, 1937 елда Язучылар берлегеннән куылганда һәм 1940 елда кулга алынган көннәрендә, ике мәртәбә үзен һәм иҗатын үлгән дип хис итә. Иреккә чыгарылган еллардагы соңгы дәвер (1956-1980) иҗаты үз чиратында ачык төсмерләнгән ике этапка аерылгандай күренү дә югарыдагы дүрт этапның кимчелеклелеген искәртә кебек.

Уналты еллык тоткынлыктан соң Хрущев «җепшеклегендә» яңа гына әдәбиятка кайткан Х.Туфан иҗатында сатира шактый активлык күрсәтә («Кер чайкыйлар кызлар», «Громоотводлы кеше», «Азмыни ишләр?!», «Сакбай абзый», «Мәрхүм», «Үлмәүнең зарары, өйләнмәүнең файдасы турында Хөлли Мәймүнович фикерләре», «Калорияләр һәм колоритлар» һ.6.). Торгынлык көннәрендә, дөресрәге, Л.И.Брежнев хакимияткә чыккач, мондый үткен сатиралар шагыйрь иҗатыннан югала. Күрәсең, совет төзелешен кимчелекләрдән арындырып сәламәтләндерү мөмкинлегенә ышанычын инде тулысынча югалтып, ул бар игътибарын кеше, шәхес рухын тәрбияләүгә — вәхшиләнүдән саклауга юнәлдерә. Шигъри матурлыклар, лирика казанышлары, «Әстерхан Кремлендә» (1966), «Истәдер» (1967), «Могикан» (1969) кебек әрнүле дә, олы идеаллы да шигырьләр, матур-матур мәхәббәт лирикасы үрнәкләре моңа дәлил. Күрәсең, этапларга аерганда, тема, жанр үзгәрүләренә игътибар барыбер үзен аклап бетерә алмый. Шуңа күрә, юклык чигендә калып, югары нәтиҗәле шигъри активлыкка сикерү моментларын «этаплар башлану» ноктасы дип карап, этапларга бүлү фәнни тотрыклырак булып күренә.

Менә шундый чын иҗади балкыш булган шигърият җимешләре шактый күләмле хәзинә рәвешендә бүген әдәбиятка кайта.

Басманың аз дигәндә өчтән берен шагыйрьнең җыентыкларында бүгенгәчә күренмәгән прозаик язмалар биләп торачак. Татар шигыренең теоретик нигезләре турында тикшеренүләре, әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, аерым шагыйрьләр иҗатының кайбер үзенчәлекләрен билгеләүче миниатюралар, публицистика, хатлар... Иң зур күпчелеге — матбугатта басылмаган язмалар. Стандартлылыктан ерак, тирән фикерле үткен каләмле талант иясенең «үзалдына» уйланулары түгел, тоталитаризм тарафыннан әдәбиятны эчтәлексезләндергән көннәрдәге зур шагыйрьнең рухи дөньясы, фикер юнәлеше, иҗади кыйбласы документлары. «Унбер аккош» әкиятендәге сихерләп аккошка әйләндерелгән туганнарына, алар яңадан батыр егетләр рәвешенә керә алсыннар өчен, кычытканнан тылсымлы күлмәк әзерләүче тоткынлыктагы кыз туганнары кебек. Шундый шигъриятле эчтәлеге талантлы шагыйрьнең бу язмаларын да укучылар зәвыкланып укырлык сәнгать әсәре дәрәҗәсенә якынлаштыра...

Туфан әдәбиятка яңарып кайта! Тукайлар, Такташлар дәрәҗәсенә ирешеп! Шул стандарттагы шигърият хәзинәбез байый, яңа куәт ала. Бу бай эстетик хәзинәнең актив әдәби әйләнешкә керүенең матур әдәбиятка һәм яшь алмашка шифалы тәэсире булыр дип ышанасы килә. Хәерле сәгатьтә!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International