Гомере ак, шигыре ак (Фоат Галимуллин)

Чыганак : Галимуллин Ф. Эзләнү вакыты. – Казан : Мәгариф, 2005. – 247 б.

Хәсән ага Туфан!

Бу исемне әйтүгә, күз алдына ап-ак чәчле, ак йөзле, ак күңелле бер олы зат килеп баса. Ул, чыннан да, бары тик аклыктан гына тора кебек иде. Декабрь аеның ак таңында туганга шулай булдымы икән? Алай булуы да мөмкин. Шулай да бу аклык аның татар шигъриятендәге урыны белән аңлатыла булса кирәк.

Ак һәм кара — бер-берсен инкарь итүче төсләр. Чыннан уйлап карасаң, тормыш аларның каршылыгыннан тора. Моны Хәсән ага Туфан язмышы мисалында да күрергә мөмкин.

Әйтик, мөселман дигән сүзне әйттеңме, күз алдына ап-ак яулык япкан, намазлык өстендә утыручы әби-апалар, башына ак түбәтәй кигән абый-бабайлар килә. Кеше табигый рәвештә мөселман булып туарга һәм яшәргә тиеш. Аны инануыннан ваз кичтерергә беркемнең дә хакы юк. Шуңа карамастан Иске Кармәт кешеләрен көчләп чукындыралар. Халык барыбер үзенекен итә, мөселманлыкка кайта. Әмма чукындырылып та мөселманлыгына тугры калган кешеләрне төрлечә мыскыллау дәвам итә. Яңа туган балаларга фамилияне дә әнисе исеменнән ясап язалар. Булачак шагыйрьгә әти-әнисе Хисбулла дип исем кушалар, күрәсең, аның хисле, нечкә күңелле булырга тиешлеген ассызыкларга тырышалар. Ләкин фамилиясен хакимият вәкилләре, әтисе Фәрхулла исеменнән ясамыйча, әнисе Гөлзизә исеменнән Гөлзизин дип куялар. Шул рәвешле, дөньяда Хисбулла Гөлзизин исемле малай пәйда була. Бары тик 1905 елгы революция нәтиҗәсендә генә фамилияне әтисенең шөгыле буенча Хәзрәтов дип үзгәртү мөмкин була. Патша армиясенә алмасыннар өчен, казакъ дусты тәкъдиме буенча, Хәсән Кусинов булып та йөри. Ниһаять, ул бу мәсьәләгә нокта куя: үзен гомерлеккә Хәсән Туфан дип атый. Ул, шулай шаулап-давылланып, татар шигъриятенә килеп керә.

Хәсән ага, Кармәт авылында, Аксубай якларында туса да, әдәбият мохитенә Урал ягыннан килеп керде. Ул бу якларга абыйлары белән бәхет эзләп барып чыга. Туганнары аны шуннан Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә җибәрәләр. Биредә ул Галимҗан Ибраһимовтан әдәбият мәйданына үтү өчен фатиха ала. Шәехзадә Бабичның «Парлак» («Яктылык») кулъязма журналында һәм әдәби түгәрәктә катнаша. «Галия» мәдрәсәсе ул елларда төрки халыклар яшьләре өчен университет хезмәтен үти.

Юк, әдәбиятка Уфа аркылы килгәне өчен генә түгел, без Хәсән Туфанны турыдан-туры завод-фабрика мохитеннән килгәне өчен дә Урал шагыйре дибез. «Урал эскизлары» Хәсән Туфанны зур шагыйрь итеп танытты.
Әдәбиятта кем яңа сүз әйтә ала? Әлбәттә, үзе дә оригиналь булган кеше. Хәсән Лысьва, Чита, Верхнеудинскта яшәгән, балалар укыткан вакытларда ук озын ялны хәтерләткән чәчләре, үз-үзен тоту манералары белән аерылып тора. Әгәр, Казанга килгәч, Г. Кутуйлар белән бергә футуристлык белән мавыккан икән, бу Хәсән Туфанның эчке дөньясына, шуның чагылышы булган килеш-килбәтенә бик тә туры килә иде. Казан Көнчыгыш педагогия институтында Галимҗан Нигъмәти, Гали Рәхим, Гыйбад Алпаров, Мөхетдин Корбангалиевлардан белем алу шулай да аның иҗатын татар әдәбиятының электән килгән затлы традицияләренә юнәлдерүдә әһәмиятле этәргеч була. Ләкин шагыйрь заманны аңлауда, аны сәнгатьчә бәяләүдә оригиналь кала: Туфанлыгын җуймый. «Иске Рәсәй үлде», «Башлана башлады», «Бигиевләр» кебек әсәрләре егерменче еллар татар шигъриятенең кыйммәтле асылташларын хәтерләтәләр.

Бу чорда татар шигъриятендә аның кумиры Һади Такташ була. Урал якларыннан Казанга килүенең төп сәбәбен Хәсән Туфан болай ди: «Барлык эшләремне, укытуларымны ташлап Такташлы Казанга килдем». Шулай да алар арасындагы иҗади һәм шәхси дуслык остазлык һәм шәкертлек мөнәсәбәтләренә нигезләнми, бәлки шигъриятнең төрле юнәлешләрен тигез иярләүче җайдаклар ярышын хәтерләтә. Бер яшьтә диярлек булсалар да, якты дөньядан иртә китеп барырга тиешле Һади Такташ иҗат каләмен ун елга иртәрәк ала. Аның каравы Хәсән Туфан каләмен 60 елга якын кулыннан төшерми. Татар шигърияте тарихы Такташ белән Туфан дуслыгыннан да самимирәк, ихлас дуслыкны белми. Туфан дусты Һадига багышланган шигырьләр циклын ярты гасыр буе иҗат итте.

Бәйрәмдә безнең тын табынга
Синең дә өлешең куела:
Беләбез — кайтмыйсың... Шулай да
Кайтырсың шикелле тоела.

Әнә шулай гомер буе көтте ул аны. Хәсән ага Туфанның тагын бер кадерле кешесе бар иде. Ул — сөекле хатыны, Татарстанның атказанган артисткасы Луиза Салиаскарова. Сөйгән хәләл җефетеннән, дүрт яшьлек кызыннан һәм дүрт айлык улыннан аны бу юлы үлем түгел, бәлки аннан да хәтәррәге — тиран төрмәсе аерды. Улы әтисен көтеп ала алмады, 7 ай булганда дөнья куйды. Хатыны үзенең сөекле ирен унбиш ел көтә, донор булып канын биреп, шул акчага Хәсәненә ризыклар илтә. Ләкин азат булырына бер ел кала дөнья куя.

Синсез үтә, тиңсез үтә
Иртәләрем, кичләрем...
Айлар буе, еллар буе
Юксындырсаң, нишләрем?!

Хәсән Туфан сөеклесе Луизаны төшләрендә ак күлмәктән күрә, күргәннәрен яхшыга юрый.

Инде ул да торгандыр,
Аклы күлмәк кигәндер,
Зәңгәр карны ера-ера
Вокзалларга килгәндер,
Бәлки табылыр дигәндер,
Инде ул да торгандыр.

Хәсән ага Туфанның өченче яратканы һәм гомер буе тугры калганы,— әлбәттә, шигърият. «Иҗат — бәхет ул, иң матур, иң көчле бәхет ул! Иң бәхетле чагым — иҗади накалда яшәгән чак. Иҗат — әйбәт тынгысызлык ул». Хәсән ага Туфан иҗат итү ялкыны белән яшәгән вакытын «гүзәл гамь» дип атый. Менә ни өчен ул фикернең һәм хиснең тәңгәллегенә, төгәллегенә, ихласлылыгына иреште. Ул тудырган шигырьләрдә риялык, фальш табу мөмкин түгел. Ул үзе шигърият иде.

Аның иҗатында ике биек нокта булды. Беренчесе — 1924— 1927 еллар. Нәкъ менә шушы чорда шагыйрьнең атаклы «Урал эскизлары», «Аягүрә үлеп булыр микән», «Зәңгәр бүре» әсәрләре, әлбәттә инде, «Ике чор арасында», «Башлана башлады», «Иске Рәсәй үлде», «Бигиевләр» кебек поэмалары язылды. Әнә шул өч ел эчендә ул үзен Такташ янәшәсенә куя алды.

Ләкин шагыйрьгә иҗатын яңа хисләр, яңа уйлар белән сугарып торырга кирәк, моның өчен әлегә кадәр булмаган тәэсирләр таләп ителә. Хәсән Туфанның 1928—1930 елларда җәяүләп Кавказны, Урта Азияне әйләнүе асылда шул максатны күздә тотты. Нәтиҗәдә ул шушы сәяхәте турында шигъри хисап — «Аккордлар» поэмасын язды.

Кайттың. Ярый. Укучыңа
Күчтәнәчең кая, акыллым?
Син ике ел ярым борчысаң,
Ул утыз ай буе сагынды.

«Аккордлар» — егерменче еллар ахырының шигъри әсәрдә теркәлеп калган фәлсәфәсе.

Утызынчы елларда большевиклар хакимиятенең асылы тәмам ачыкланган иде инде. Яшәсен партия, яшәсен фәлән юлбашчы дип әйтүләр гадәткә керде. Халык яшәеше турында гына уйлаучы юк иде. Моның хакында X. Туфан дәшми кала алмады:

Яшәсен дә яшәсен,
Черту матер,
Ә үзебез кайчан яшәрбез?!

«Ант» поэмасы — X. Туфанның эзоп теле белән язылган иң көчле әсәре. Эзоп теленә күчү илдә демократиянең тәмам кысылган вакытында гына була. 1935 ел нәкъ шуның белән характерлы да. Бу әсәр авторы өчен бик кыйммәткә төшә. 16 ел гомере коточкыч газап эчендә уза.

X. Туфан шигърияте үсешенең икенче югары ноктасы — илленче еллар. Чөнки 1953 елдан соң аның күңелендә ил күләмендә үзгәрешләр булырына, азат ителеренә ышаныч туа. Бу хәл шагыйрьнең каләмен йөгерекләндерә, күңелен илһамландыра. Ниһаять, ул — Казанда. Аны С. Хәким, Г. Минский, Г. Хуҗи, Б. Гыйззәт, М. Ногман, М. Кәрим каршылыйлар. Әлбәттә, рәсми кешеләр булмый. Чәй янында аңардан «тегендәге» хәл-әхвәлләрне сораштырырга телиләр. Әмма ул болай ди:

— Монысын куегыз әле, егетләр. Әйдәгез үзебезнең анабыз Әдәбият, һәрберебезнең сөйгән яры Поэзия турында сөйләшик.

Әйе, Хәсән Туфан шигъриятне сөйгән ярыдай күреп яратты. Гомумән, нәрсә генә эшләмәсен, ул аны шигърият дәрәҗәсендә пөхтә, матур итеп башкара. Өздереп мандолинада уйный. Скрипкада уйнаса, сандугачларны көнләштерерлек итеп уйный. Сәгать төзәтүен шигырьне сүтеп яңадан тагын да матуррак итеп җыю белән генә тиңлиләр. Яшел кара белән энҗеләр кебек итеп тезелгән хәрефләре шулай ук сәнгать дәрәҗәсендәге гүзәллекне тәшкил итәләр. Ә ул үстергән чәчәкләр?! Аккош күлендәге бакчасында аларның ниндиләре генә булмый! Ул аларның һәрберсенең телен белә, алар белән серләшә, аларга шигырьләрен багышлый. Һәр елның беренче сентябрь иртәсендә Г. Тукай һәйкәленә үзе үстергән чәчәкләрдән төзелгән букет сала.

Аккош күле X. Туфан, С. Хәким, Г. Бәширов, А. Шамов, Р. Ишморат һәм башка кадерле шәхесләребезнең аяк эзләрен, аларның рухын саклый. Бу рухны тагын да озаккарак җиткерәсе иде. Бу Хәсән ага Туфанга бер һәйкәл салу белән тиң булыр иде. Чөнки аның өчен Казанда Аккош күленнән дә кадерлерәк, яратып яшәгән җир булмады. Ул биредә яшь шагыйрьләрне дә тәрбияләп үстерде. Илдар Юзеев, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Рәдиф Гаташ һәм башкалар — Хәсән Туфанның шигъри бакчасында үскән шигърият җимешләре.

Әйе, Хәсән ага Туфан, бары ак тормыш белән генә яшәп, мәңгелеккә китеп барды. Бер әдәбият эшлеклесе болай дигән иде: әгәр дә ул гөл булса, бары тик ак чәчәк кенә атар иде.

Атар иде!!!

2000 ел
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International