***Әйткән идең

Чыганак: Туфан, Х. Сайланма әсәрләр.- Казан : ТаРИХ, 2004.- 431 б.

***
л. с.

Әйткән идең:
«Әгәр сөя калсаң
Миннән башка берәр бүтәнне,
Сөй... тик сөй син
Миннән яхшыракны,
Сөймә ләкин миннән түбәнне...»

Юлыктым мин быел бер чәчкәгә
Көтмәгәндә, уйламаганда,
Нәкъ синдәйгә, синең шикеллегә,
Әйтерсең лә синең дәвамга...

Тормышымның синнән соңгысында
Тапканым юк иде һичкемне.
Нишләргә соң?— Бер киңәш бир миңа:
Ул һәр яктан Синең шикелле...

Нишләргә соң?— дигән сорау белән
Киләм менә рәсемең каршына...
Үзең булсаң әгәр,
Мондый уйлар
Килер идемени башыма?!.

1957
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International