Х. Туфан турында каләмдәшләре

Чыганак: Агыла да болыт агыла... : Х. Туфан шигырьләре һәм аңа багышланган шигырьләр / төз. Р. Аймәт.- Казан : “Заман” нәшр.,2000.- 80 б

«Туфанның шагыйрьлеген күрергә теләсәң, син аны галәм белән икәүдән-икәү генә калдыр. Башка берәүләр мондый киңлектә бөтенләй югала. Туфан үз кеше, ул галәмнеке, бергә кушыла, аңа галәм уртасында басып тору килешә. Бер-берсен алар күптән беләләр шикелле. Әйтерсең, дөньяның үзе белән бергә яратылган. Дөньяга туфан калыккан дәвердә яратылган.»
Сибгат ХӘКИМ

«... Хәсән агай шигърияткә зур иман итеп карады... Заманга, заманның бөтен үзгәрешләренә, каршылыкларына шигырь аша, татар шагыйре йөрәге аша карады...»
Наҗар НӘҖМИ

«Хәсән Туфан. Әдәбиятыбызда, хосусән шигърият аланыбызда һич үчерелмәслек эз калдырган әдип. Әдәбият, мәдәният һәм тарихыбызда түрдәге урыннарның берсен биләгән шагыйрь...
Хәсән романтик, серле, моңлы бер сима буларак минем күз алдыма килә...»
Бакый УРМАНЧЕ

«Кайбер кешеләр дөньядан киткәндә үзләре белән бөтен бер халәт-яшәешне алып китәләр. Туфан киткәч, Аккош күле тирәсендәге урман шулай ятим калды. Туфан аның сукмакларында җәйләр буе чәчәк җыеп йөри, көзләр буе сары яфракларның кыштырдап коелганын тыңлап, табигать белән серләшеп яши иде. Ул аның тымызык җылы, баллы һавасын да, давыллы-җилле көннәрен дә, кышкы буранга иңрәп утырган агачларының шавын да, вак яңгырга тынып, йокыга талган куелыкларын да ярата, урман белән серләшә иде...»
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ

«...Туфанны шигърияттән, шигырьне Туфаннан башка күз алдына китерүе мөмкин түгел. Шигырьнең теләсә нинди киртәләрне җимерерлек тылсымлы көче барлыгына Туфан кебек чын күңелдән инанган башка кешене мин белмим... Шигырь язу аның өчен куанычы һәм юанычы гына түгел, бәлки яшәеш чыганагы, тормыш эликсиры. Мин хәтта поэзия Туфанны гомер буена яшәешнең һәртөрле кыенлыкларыннан... саклап, аңа тормыш сикәлтәләрен горур атлап узарга ярдәм иткән, дип әйтер идем.»
Гомәр БӘШИРОВ

«Маңгаена «халык дошманы» дигән мөһер сугылган чакта үзенең халык дусы булуын раслап, соклангыч әсәрләр язу өчен күпме ихтыяр, күпме инану кирәк булгандыр Хәсән Туфанга. Ә бит ул үзе белән гел изгелек кенә алып кайтты. Уналты еллык явызлыктан. Үч түгел, үпкә дә юк кебек иде аның күңелендә. Читлектән котылган кош та шулай буш читлеге турында уйламый, азатлыкка куанып, һавалар киңлегендә рәхәт чигәдер...»
Мостай КӘРИМ

«Хәсәннең мандолинада уйнавын беренче мәртәбә тыңлагач, һушым китте. Аның бармаклары, арканда аяк очлары белән оста йөрүчеләр кебек, кылларга бик дөрес басалар. Медиатор тоткан кулы гаҗәп бер сизгерлек һәм саклык белән хәрәкәтләнә. Кыллар табигый аһәң белән, нәфис чыңлыйлар. Шуңа күрә көйне йотлыгып тыңлыйсың. Шушы музыкаль сизгерлек аркасында Хәсән көйләрне иң югары ноталардан да өздереп уйный ала иде. Минемчә, аның шигырьдәге үзенчәлеге дә менә шуннан ук килә булса кирәк...»
Сәйфи КУДАШ

«Туфан, гомерендә фаҗигаләр кичерсә дә, бәхетле иде. Ул яшь буынга өмет белән карады. Иң соңгы сәгатьләренә кадәр ул яшь әдипләр турында уйлады.
— Мин сездән канәгать! Тукай исән булса үзе сезгә рәхмәт әйтер иде!
Бу аның соңгы сүзләре. Туфан вафат, әмма «Туфан» дигән шигъри дөнья исән.
Туфан мәңге китмәскә кайтты!»
БАТУЛЛА

«...Шагыйрьдән нәрсә калганын без беләбез - анысы кулыбызда. Ә менә үзе белән алып киткәнен белү - юк, мөмкин түгел. Хәлбуки, киткәне дә аз булмаска тиеш - бөек шагыйрьләр, минемчә, бервакытта да үзләрен актыгына кадәр сыгып, чыгарып бетермиләр. Ә Туфан бөек шагыйрь иде. Уйланудан, борчылудан, өметләнүдән туктамаган шагыйрь иде...»
Әмирхан ЕНИКИ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International