Хәй Вахит. Биобиблиографик белешмәлек

Чыганак: http://www.kzntm.ru/pesy/300-khaj-vakhit

2018 нче елның 20 декабрендә күренекле драматург һәм шагыйрь Хәй Вахитның тууына 100 ел тула.

Х. Вахит сугышка кадәрге елларда үк яза башлый. 1938 елда аның берьюлы ике әсәре – «Соры кортлар» исемле пьесасы һәм «Дулкыннар» дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Әдип бу елларда шулай ук балалар өчен шигырьләр һәм халык иҗаты әсәрләренә нигезләнеп поэмалар да яза. Балалар әдәбиятына игътибар каләм иясенең сугыштан соңгы иҗатында да берникадәр вакыт дәвам итә: илленче-алтмышынчы елларда аның кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган шигырьләре, поэмалары тупланган «Безнең авылда» (1951), «Якты юллар» (1953), «Наратлыдан Каенсарга» (1961), «Минем танышларым» (1969) исемле җыентыклары нәшер ителә.

Ләкин Хәй Вахитны талантлы каләм остасы итеп таныткан жанр – драматургия. Илленче елларның ахырларыннан башлап ул үзенең иҗади көчен тулысынча диярлек шушы жанрга багышлый һәм үз заманының әхлакый проблемаларын яктырткан драма һәм комедияләрен иҗат итә. Аның «Беренче мәхәббәт» (1960), «Рәхим итегез!» (1961), «Кайда соң син?» (1963), «Карлыгач канат кага» (1965), «Соңгы хат» (1966), «Күк капусы ачылса» (1967), «Туй алдыннан» (1969), «Мәхәббәтең чын булса» (1972), «Давыл» (1973), «Ике килен-килендәш» (1976), «Ялгышасың, Нәзирә!» (1976), «Оныта алмасаң нишләрсең» (1977) кебек пьесалары алтмышынчы-җитмешенче еллардагы татар театрлары репертуарыннан төшмичә, шул чор татар драматургиясенең, театр сәнгатенең олы бер казанышы булып тора.

1960 елда «Беренче мәхәббәт» драмасы буенча  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган спектакль өчен әсәрнең авторы Х.Вахит һәм режиссеры Р.Бикчәнтәев Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Биобиблиографик белешмәлек Хәй Вахитның тууына 100 ел тулу уңаеннан төзелде. Язучы турындагы материаллар 9 бүлеккә туплап бирелде. Биредә аның тәрҗемәи хәле, тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан чыганаклар, күренекле каләм иясе турында истәлекләр, фотоархив, сценарийлар һәм методик материаллар, презентацияләр, әсәрләре, аудио - видеоматериаллар белән танышырга була. Электрон белешмәлекнең ахырында «Библиография» бүлеге бар. Биредә Х. Вахитның әсәрләре, шулай ук язучы хакында дөнья күргән аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде.

Интернеттагы Х. Вахитка багышланган сайтларга сылтамалар да китерелде.

Белешмәлек татар, рус телләрендә төзелде.

 Тәрҗемәи хәле

Тормышы һәм иҗаты турында

Хәй Вахит турында истәлекләр

Фотоархив

 Әсәрләре

 Аудио-видеоматериаллар

Сценарийлар, методик материаллар

Презентацияләр

Библиография

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 20 декабре, 12:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International