Әдипнең тәрҗемәи хәле

Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы (элекке Ширәмәт районы) Ташлык авылында дөньяга килгән. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, ул күршедәге Шәңгәлче сигезьеллык мәктәбендә укуын дәвам иттерә, аны тәмамлагач, Түбән Кама шәһәренең әле яңа гына ачылган беренче урта мәктәбенә укырга керә.

Сигез балалы ишле гаиләдә олы ир бала булганга, бәләкәйдән үк ул өй тирәсендәге эшкә катнашып, ир-ат һөнәренә өйрәнеп үсә. Бабасы аны балта тотарга, тегермән тартырга, яргыч ярырга өйрәтсә, җәйге каникул вакытында ул шофер ярдәмчесе сыйфатында иген ташуда катнаша, комбайнчы ярдәмчесе булып иген ура, кулына чалгы тотып, күмәк хуҗалык болынында ирләр белән беррәттән печән чаба.

Разил Вәлиев республикабызның иң танылган һәм үзенчәлекле язучыларыннан берсе. Ул мәктәптә укыганда ук әдәбият белән мавыга – шигырьләр һәм хикәяләр яза. Шул елларда аның шигырьләре район газетасы битләрендә басыла башлый. Ул үзенең беренче иҗат мәктәбе итеп Чаллы район газетасы каршындагы әдәби түгәрәкне саный. 1965 елда Р.Вәлиев Казан университетының журналистика бүлегендә укый башлый.

Казанда аңа яшьли өйрәнгән һөнәрләре ярап куя. Университет торагыннан урын бирмәгәч, ул аптырап калмый, Федосеев урамында яшәүче Вәли бабайның җимерек сараена идән-түшәм җәеп, мич чыгара да, үз янына йортсыз-җирсез тагын бер шәкертне алып, шунда яши башлый.

Казанда шагыйрь алтмышынчы елларда әдәбиятка килгән яшь шагыйрьләр Р.Фәйзуллин, Р.Гаташ, Р.Мингалим, Г.Рәхимнәр белән якыннан аралаша, Зөлфәт һәм Мөдәррис Әгъләмовлар белән ярыша-ярыша шигырьләр иҗат итә. Университетта ике курс укыганнан соң ул Мәскәүгә, СССР Язучылар берлегенең М.Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга китә.

Мәскәүдә укыган, Мәскәүдә яшәгән елларын Разил Вәлиев гомеренең иң авыр да, иң бәхетле дә, иң катлаулы да, иң сөенечле дә өлеше дип саный. Биш ел буена ул бары тик шагыйрьләрдән һәм язучылардан гына торган институтта укый, бүлмә стеналарына, тәрәзә өлгеләренә кадәр шигырь белән чуарланган тулай торакта гомер кичерә. Монда ул гаилә кора, монда ул әти була. Студент стипендиясенә гаилә асрау мөмкин түгеллеген күргәч, Разил автомобиль заводының тимерчелек цехына төнге сменага йөреп эшли башлый. Галәмәт зур пресслар тавышыннан колаклары тонып, лекциядә профессорның салмак кына ишетелгән тавышына йокыга киткән чаклары да була аның. Соңрак ял көннәрендә һәм төннәрен Мәскәү вокзалларында вагоннар бушатырга да, фабрикада кара эшче булып эшләргә дә туры килә аңа.

Әдәбият институтында Разилнең киләчәк иҗатына юнәлеш бирүче кешеләрнең берсе атаклы шагыйрь Лев Ошанин була. Иҗат семинары җитәкчесе буларак, Разилгә ул шигърият дөньясының үзе генә белгән серләре турында сөйли, шәкертенең һәр язган шигырен татар шагыйрьләре белән бергәләп «сүтеп-җыя», аңа киңәшләр бирә. Бөтен дөньяга танылган җырлар авторы Лев Ошанин белән биш ел буена аралашып, иҗади бәйләнештә яшәү эзсез калмый, Разил үзе дә җырлар яза башлый. Ә инде атаклы җырчыбыз Илһам Шакиров белән танышып, аның киңәше белән «Дулкын», «Таң җыры», «Бер алманы бишкә бүләек» кебек җырлары дөньяга килгәч, Разил инде башы-аягы белән җыр дөньясына кереп чума.

Халык күңелен аңлыйсың килсә, аның җырларын тыңла, диләр. Ләкин җырлар үзеннән-үзе генә тумый, аларны сәләтле, моңлы шәхесләр генә иҗат итә ала. Бүгенге көндә җыр мәйданының иң уртасында Разил Вәлиев тора. Аның җырларында тормыш матурлыгы һәм мәхәббәт сагышы, халык язмышы һәм киләчәккә өмет – һәммәсе дә бар. Разил Вәлиевнең «Ватаным», «Сагынам», «Нигә, әни, нигә картаясың?», «Иң якты йолдыз» һәм башка бик күп җырлары чишмә кебек иркен һәм талгын агышлы. Әйтерсең, алар каләм белән ак кәгазьгә язылмаган, ә йөрәктән саркып чыккан. Тынгысыз күңелле, сизгер йөрәкле, олы җанлы шагыйрь генә халык күңеленә барып җитәрлек шундый җырлар иҗат итә ала.

Разил Вәлиев сүзләренә күренекле композиторлар Р.Яхин, Ә.Бакиров, И.Шәмсетдинов, М.Яруллин, Ф.Әхмәтов, Р.Кәлимуллин, Л.Батыр-Болгари, Р.Әхиярова, М.Шәмсетдинова, Р.Абдуллин, Ш.Тимербулатов, Л.Хәйретдинова көйләр язалар. Ул җырларны танылган җырчылар И.Шакиров, Ә.Афзалова, Х.Бигичев, З.Сөнгатуллина, В.Ганиева, Р.Ибраһимов, Р.Сәхәбиев, Р.Ибраһимова, А.Вәлиев, А.Фәйзрахманов һәм башкалар җырлый, халыкка тарата.

Казан университетында һәм Әдәбият институтында укыганда ук инде шигырь сөючеләр, тәнкыйтьчеләр һәм язучылар Разил Вәлиев иҗаты белән кызыксыналар. Туган як, туган ил, туган халык образлары Р.Вәлиев әсәрләрендә югары сәнгать чаралары белән сурәтләнә, аның лирик герое һәрвакыт тормышның иң катлаулы урыннарына ашыга, халык язмышын хәл итәргә омтыла. Шул ук вакытта Р.Вәлиевнең шигырьләре лирик моңга, нечкә хисләргә бай.

Разил Вәлиевнең «Зәңгәр кабырчыклар» исемле беренче шигырьләр җыентыгы Мәскәүдә укыган чакта басылып чыга. Ә инде «Яшен тамыры» (1977), «Ядкарь» (1987) җыентыклары басылып чыкканнан соң, Разил Вәлиев әдәбиятка үз тавышы, үз темасы, үз тәэсирләре белән яшен ташыдай бәреп кергән шагыйрь буларак таныла. Егерме бер яше тулган көннәрдә ул «Эт кояшы» исемле беренче повестен язып тәмамлый. Бу әсәрне кулъязмада килеш укып чыккан Аяз Гыйләҗев повестька югары бәя бирә, әмма әдәбият чиновниклары Разилне «чынбарлыкны каралтып күрсәтүдә» гаеплиләр һәм шуңа күрә повесть тулысы белән бары егерме ике ел вакыт узгач кына дөнья күрә.

Александр Матросовның батырлыгын бүгенге көндә кабатлаган якташыбыз Рифкат Миргазизовның якты истәлегенә багышланган «Яшисе килә!» исемле повесть бәхетле язмышка ия була, ул күп кенә журналларда, альманахларда басыла. ТАССРның М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек булган әлеге повесть рус теленә тәрҗемә ителеп берничә тапкыр Мәскәү нәшриятларында дөнья күрә: татар язучыларының повестьларын туплаган «Яшисе килә!» җыентыгында (Мәскәү: Детская литература, 1983) һәм «Современник» (1986), «Детская литература» (1989) нәшриятларында аерым китаплар булып басылып чыга. 2004 елда Татарстан китап нәшриятында Разил Вәлиевнең «Иске сәгать дөрес йөри» исемле, роман һәм повестьларны эченә алган җыентыгы дөнья күрә. Бу җыентык төрле яшьтәге китап укучыларны, бигрәк тә яшьләрне үзенә җәлеп итә.

Халык язучысы Туфан Миңнуллин, шагыйрь һәм прозаик Марсель Галиев, күренекле әдәби тәнкыйтьчеләр Рафаэль Мостафин һәм Дания Заһидуллина әлеге җыентыкка югары бәя бирәләр. Ул 2006 елның иң күп укылган китабы булып таныла. Ә 2007 елда әлеге «Иске сәгать дөрес йөри» дигән проза әсәрләре җыентыгы өчен һәм «Ядкарь» җырлар китабы өчен («Рухият» нәшрияты, 2005 ел) язучы, шагыйрь Вәлиев Разил Исмәгыйль улы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Мәскәүдә укыган елларда Разил Вәлиев драматургия өлкәсендә дә каләм сынап карый: аның телевизион фильм өчен «Яшел күзле такси» дигән сценарие институт күләмендә үткәрелгән конкурста беренче урынны ала.

Әдәбият институтында укыган чордан башлап бүгенге көнгә кадәр Разил әлеге өч жанрда — поэзия, проза, драматургия жанрларында иҗат итә. Ләкин кайсы гына жанрда эшләсә дә, ул иң элек шагыйрь булып кала. Аның проза әсәрләре үзләренең шигъри теле, образларга бай булуы белән аерылып торалар. Ә Разил Вәлиевнең җырлы-моңлы пьеса-спектакльләре озак еллар театр сәхнәләреннән төшми.

Әдәбият институтын тәмамлаган Разил Казанга кайтып «Ялкын» журналында башта әдәби хезмәткәр, аннары бүлек мөдире, соңрак җаваплы сәркятиб булып эшли. Шушы чорда ул күбрәк балалар өчен язган әсәрләре белән матбугатта күренә, нәни дусларына атап ике шигъри китап һәм проза әсәрләре бастыра. «Ялкын»да ул сәнгать әһелләренә багышланган дистәләгән очерклар яза, дөнья халыклары әкиятләрен татарчага тәрҗемә итә башлый, А.Экзюпериның «Нәни принц», К.Дойльнең «Баскервильләр эте», Р.Киплингның «Маугли» әсәрләрен татар укучыларына ирештерә. Соңгы елларда бу әсәрләр аерым китаплар булып басылып чыктылар. Шул елларда иҗат иткән җырлары һәм «Яшисе килә!» повесте өчен 1982 елда аңа республикабызның Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелә.

«Ялкын» журналының редколлегия әгъзасы һәм даими авторы буларак, ул әле бүген дә үзенең яшьлеге белән аерылырга ашыкмый. Журналның һәр санында дөнья халыклары әкиятләренең татарчага тәрҗемәләре дөнья күреп килә.

Чаллы шәһәрендә Язучылар оешмасы ачылгач, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе Разил Вәлиевне аның җитәкчесе итеп билгели һәм 1965 елда Чаллы белән саубуллашып Казанга юл тоткан егет, уналты ел узганнан соң, яңадан туган якларына кайтып төшә.

Разилне әле бүген дә Чаллының әдәбият сөючеләре сагынып искә алалар. Ул эшләгән дүрт ел эчендә Чаллы Язучылар оешмасы ныклап аякка баса, монда яшәүче әдипләрнең дистәләгән китаплары дөнья күрә, шәһәрдә һәм аның тирә-юнендәге авылларда атна саен гөрләтеп әдәби кичәләр үткәрелә, ил һәм дөнья күләмендәге иҗади бәйгеләр, конференцияләр, форумнар уздырыла. Чаллыда Разил шагыйрь һәм прозаик буларак кына түгел, җәмәгать эшлеклесе буларак та танылып өлгерә. Монда эшләгәндә Разилне СССР Язучылар союзы идарәсенә әгъза итеп сайлыйлар, ә Чаллы сайлаучылары аңа шәһәр советы депутаты мандатын ышанып тапшыралар.

1984 елда Татарстан язучылары съездында Разил Вәлиев Язучылар берлеге идарәсенең рәис урынбасары итеп сайлана. Чаллыдагы кебек, ул монда да тыныч кына кабинетта утырып тора алмый: төрле республикаларда татар әдәбияты атналыклары, Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә татар шигыре һәм җырына багышланган кичәләр оештыруда актив катнаша, язучылар өчен Мөштәри урамындагы йортны алу артыннан көне-төне чаба. 1985 елның җәендә ул дөньяның иң кайнар, болгавыр җиренә – инде ничә ел рәттән сугыш бара торган Әфганстанга юл тота. Максаты – мылтык алып кемгәдер каршы сугышу түгел, ә анда михнәт чигүче, кан коючы якташларыбызны эзләп табып, аларның хәлен белешү, шул хакта матбугат битләре аша ватандашларга җиткерү була. Ике айга якын вакыт арасында ул ут эчендәге Әфганстанны аркылыга-буйга йөреп чыга, очерклар, җырлар, шигырьләр яза, соңрак аларны республика газета-журналларында бастыра.

1986 елдан Разил Вәлиев Татарстанның Милли китапханәсе директоры булып эшләде. Ул эшләгән чорда республикабызның баш китапханәсе татар китабын туплап, өйрәнеп, пропагандалап торучы фәнни оешмага, мәдәният һәм мәгълүмат үзәгенә әверелде. 1990 елдан бирле ул – Татарстанның халык депутаты, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, президиум әгъзасы, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы рәисе, Бөтендөнья язучылар ассоциациясенең Татар ПЕН-үзәге вице-президенты.

Разил Вәлиевнең иҗтимагый эшчәнлеге һәм иҗаты турында төрле елларда олы әдипләр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре – Минтимер Шәймиев, Илһам Шакиров, Лев Ошанин, Аяз Гыйләҗев, Рафаэль Мостафин, Фасил Әхмәтов, Әбрар Кәримуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Мәхмүт Хәсәнов, Нурихан Фәттах, Туфан Миңнуллин, Миркасыйм Госманов, Марсель Галиев, Гәрәй Рәхим, Истанбулдагы Мәрмәрә университеты профессоры Надир Дәүләт, Нью-Йорк технология университеты профессоры Рифат Таби һәм башкалар матбугат аша уңай фикерләр әйттеләр.

Разил Вәлиевне хәзер Татарстанда гына түгел, дөньяның башка төбәкләрендә дә беләләр, аны һәрдаим халыкара форумнарга, симпозиумнарга чакырып торалар. Соңгы елларда гына да ул АКШ, Канада, Англия, Төркия, Польша, Финляндия, Израиль, Кытай, Испания, Корея, Япониядә узган фәнни-иҗади форумнарда катнашып, анда Татарстан вәкиле буларак чыгышлар ясады.

Кырыктан артык китап, дүрт пьеса, 200дән артык җырлар авторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Халыкара Иҗтимагый фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевнең татар милләте, татар тарихы, татар мәдәнияте өчен янып йөрүенә, бу өлкәдә куйган хезмәтләренә дөнья җәмәгатьчелеге дә югары бәя бирде. Ул «Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» Халыкара көмеш медаль белән бүләкләнде. АКШның һәм Англиянең биографик үзәкләре Разил Вәлиевне үзләренең идарә әгъзалары итеп сайладылар, дөньякүләм танылган «Кем ул кем?» дигән энциклопедиядә аның биографиясен бастырып чыгардылар. Шушы биографик үзәкләр Р. Вәлиевне өч ел беррәттән (1991–1993) дөньяның иң атаклы кешеләре исемлегенә керүе белән котлап, Мактаулы дипломнарын һәм медальләрен җибәрделәр. Ә 1993 елда АКШның Төньяк Каролина шәһәрендәге Биографик институт Разил Вәлиевкә «XX гасыр кешесе» дигән мактаулы исем бирде.

Әмма халыкта «Кешене исем бизәми, исемне кеше бизи», – дигән сүз бар. Разил Вәлиев моңа кадәр ирешкән уңышларына канәгатьлек кылып, хозурланып ятмый. Ул – көне-төне җәмәгать эшендә, ул һәрвакыт иҗат газаплары, иҗат мәшәкатьләре һәм борчулар эчендә кайный. Бүген театрда аның яңа пьесасы сәхнәгә куярга әзерләнә, китап нәшриятында яңа китабы басыла, ә язу өстәлендә йокысыз төннәрнең, газаплы көннәрнең нәтиҗәсе булып яңа кулъязмалар, яңа әсәрләр пәйда була тора.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International