Разил Вәлиев турында

 

Разил Вәлиев — танылган язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе. Халык аның җырларын бик яратып тыңлый, тыңлап кына калмый, отып алып, үзе дә җырлый. Татарстанның халык депутаты буларак Разилнең һәрвакыт төпле фикере, саллы сүзе бар. Бәлки, кайчакта Разил хискә бирелеп, шагыйрьләрчә кайнарланып та киткәлидер. Әмма шунысы ачык: ул һәрвакыт бөтен җаны-тәне белән халык язмышы өчен янып яши, аның тормыш-көнкүрешен яхшырту турында кайгырта, туган мәдәниятебез, телебез, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү өчен тырыша.

Минтимер ШӘЙМИЕВ,

Татарстан Республикасы Президенты

 

***

Начар кешедән яхшы шагыйрь, яхшы язучы чыга алмый торгандыр. Разилнең Шигырьләрен, җырларын тыңлаганда, проза әсәрләрен укыганда мин шул турыда уйладым. Аның һәр әсәре халкыбыз язмышы өчен борчылып язылган, алар халкыбыз бәгыреннән өзелеп төшкән сыман.

Разил — моңлы, җырлы, уйлы егет. Көне-төне шигырь-җыр, повесть-пьеса гына язып утырса да ул халкыбыз өчен бик зур эш эшләр иде. Ләкин кыю шәхесләр һәрчак фидакарь көрәшче дә була. Разилне мин халык язмышы өчен янып яшәүче иң фидакарь язучыларыбызның, көрәшче егетләребезнең берсе дип саныйм.

Илһам ШАКИРОВ,

Татарстанның һәм Россиянең

халык артисты

 

***

Разил Вәлиевне мин моңа кадәр бик тә моңлы, бик тә мәгънәле җырлар язучы шагыйрь буларак белә идем. Ватаннан еракта яшәүче татар баласының милли моңга сусавын, сагынуын басса да беразга татар җыры, моңлы җыр гына баса аладыр...

1990 елда беренче мәртәбә Казанга килгәч, мин шул җырларның авторы шагыйрь Разил Вәлиев белән таныштым һәм, үзем дә сизмәстән, дуслашып та киттем. Тора-бара мин аның күңелне кузгата торган җырлар язучы шагыйрь булуы өстенә, милләт кайгысын кайгыртучы олы шәхес, Татарстанның дәүләтчелеген аякка бастыру өлкәсендә көн-төн эшләүче җәмәгать эшлеклесе дә икәнлеген үз күзләрем белән күрдем.

Рифат ТАВИ,

галим, АКШның Нью-Йорк шәһәрендәге Технология университеты профессоры

 

 

***

Разил Вәлиевне шагыйрь буларак та, кеше буларак та бик күптән беләм. Аның белән бергәләп иҗат иткән җырыбыз "Ядкарь"га озакламый утыз яшь тула. Аңа характеристика бирергә кушсалар, мин берничә сүз белән генә болай дип әйтер идем: "Разил гаҗәеп затлы, киң күңелле, олы җанлы, чын мәгънәсендә иманлы кеше". Аның белән әңгәмә кору да, эш эшләү дә, иҗат итү дә рәхәт. Разилне күргәч, аның белән сөйләшеп утыргач, бөтен кайгыларың онытылып, яшисе килә башлый. Мин гомерем буе елак-сытык кешеләрне сөймәдем. Үзем хис кешесе булсам да, нык холыклы кешеләр тирәсенәрәк елышырга тырыштым. Разилнең исә уйлары да, кылган гамәлләре дә, холкы да ныклы һәм ипле..."

Фасил ӘХМӘТОВ,

композитор, Татарстанның Г.Тукай исемендәге,

Россиянең М.Глинка исемендәге

Дәүләт премияләре лауреаты

 ***

Разил Вәлиевнең җырлары үзләренең тирән эчтәлеге, гаҗәеп дәрәҗәдә моңга һәм хискә бай булулары белән халыкның төрле катлаулары тарафыннан яратып кабул ителде, аның бәхет һәм азатлык өчен көрәшендә рухи көч бирде, халыкны эстетик, әдәп кануннары рухында тәрбияләүгә дә, аңа ләззәт бирүгә дә хезмәт итте һәм итеп килә. Бу җырлар чын мәгънәсендә халык күңелләрен тибрәтә ала...

Әмма Разил Вәлиев коеп куйган шагыйрь генә түгел. Ул — әсәрләре зур уңыш белән татар сәхнәсендә баручы танылган драматург та, күренекле прозаик та, әдәби, иҗтимагый тормышыбызда актив эшләүче кыю йөрәкле җәмәгать эшлеклесе дә...

Әбрар КӘРИМУЛЛИН,

язучы, Татарстан Фәннәр Академиясе академигы

 

***

Татар поэзиясе бик бәхетле: шигърияткә ел саен күпләгән кеше килеп тора. Шул күпләгәннәр арасында игелекле талантлар да күренгәләп ала. Разил Вәлиев әнә шундыйларның берсе. Мин аны яшьлек җырчысы, дияр идем.

Мөхәммәт МӘҺДИЕВ,

Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның Халык язучысы

  ***

Разил Вәлиев — бәхетле әдип. Ул, башка яшь язучылар кебек, укучылык, өйрәнчеклек чорын бөтенләй диярлек кичермәде. Олы әдәбият дөньясына үз тавышы, үз темасы, үз тәэсирләре белән яшен ташыдай бәрде дә керде.

Разил актив иҗат итү белән бергә һәрчак җаваплы эшләр башкарды, һәр җирдә үзен сәләтле оештыручы, кешеләр белән уртак тел табып эшли белүче буларак танытты.

Мәхмүт ХӘСӘНОВ

язучы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты

 ***

Бүген җыр язучы шагыйрьләр арасында Разил Вәлиев иң актив, иң күп җыр иҗат итүчеләрнең берсе. Аның җырларында нәкъ менә җырга хас алымнар, үзе генә тапкан сокландыргыч образлар, матур ачышлар бар. Аның җырларында — үз язмышы белән бергә, туган ил, Ватан, халык язмышы. Ә лирик-мәхәббәт җырларында Разил кеше күңеленең иң саф, иң самими, иң изге хисләрен тирән кичерешләр аша бөтен гүзәллеге белән ачып, халыкчан моң белән үрелдереп бирә. Саф мәхәббәт, чын сөю, тугрылык, дуслык аның мәхәббәт җырларының төп идеалы...

Гөлшат ЗӘЙНАШЕВА,

шагыйрә, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

 ***

Һәр заманның үзенә генә хас җырчы-шагыйрьләре була.

Утызынчы-кырыгынчы елларда халык тоташ диярлек Әхмәт Ерикәй җырларын җырлады. Аннары җыр мәйданына Муса Җәлил, Сибгат Хәким, Нури Арсланов, Мостафа Ногман чыкты. Бүгенге көндә бу мәйданның иң уртасында, иң биек җирдә Разил Вәлиев тора. Аның җырларында тормыш матурлыгы һәм мәхәббәт сагышы, халык язмышы һәм киләчәккә өмет — һәммәсе дә бар. Разилнең җырлары күңелдәге иң нечкә кылларга да кагыла, хәтта туң йөрәклеләрне уятып, күзләреннән яшь чыгара.

Разил Вәлиев җырлары чишмә кебек иркен һәм талгын агышлы. Әйтерсең алар каләм белән ак кәгазьгә язылмаган, ә йөрәктән саркып чыккан да күңелләрдән күңелләргә күчеп, һәркемне үз моңы белән моңландырып йөри. Тынгысыз күңелле, сизгер йөрәкле, олы җанлы шагыйрь генә халык күңеленә барып җитәрлек шундый җырлар иҗат итә ала.

Рафаэль МОСТАФИН,

язучы, Татарстанның М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты

 ***

Разил Вәлиев белән Чаллы Язучылар оешмасында бергә эшләгән елларны мин һәрвакыт сагынып искә алам. Язучылык таланты өстенә ходай аңа эчкерсез кешелеклелек сыйфатлары һәм гаҗәеп оста оештыручы сәләте дә биргән. Ул эштә^ дә,  иҗатта да, дуслыкта да  һәр  милләт вәкиленә тигез карады, татарларга да, русларга да бертигез яхшы мөнәсәбәттә булды.

Николай АЛЕШКОВ,

шагыйрь

***

Безгә Разил Вәлиев белән биш ел буена Әдәбият институтында бергә "укырга", бергә иҗат итәргә насыйп булды. Студент елларында ук инде Разилнең үзенчәлекле, кабатланмас шагыйрь икәнлеге күренеп тора иде. Әмма мин инде күптәннән Разилне үземнең укучым дип санамыйм. Инде озак еллар буена без аның белән бер дәрәҗәдә торып сөйләшәбез, инде озак еллар буена без тормышта да, иҗатта да дусларча аралашып яшибез. Шагыйрь Евгений Винокуров кайчандыр: "И остаз, бүген үзеңә шәкерт әзерлә, киләчәктә ул синең остазың булыр",— дигән иде. Разил турында уйлаганда мин һәрвакыт шушы акыллы сүзләрне искә төшерәм.

Лев ОШАНИН,

шагыйрь, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, М.Горький исемендәге Әдәбият институты профессоры 

***

Түбән Кама егете Рифкат Миргазизовның батырлыгы турында ул чакта гәҗит-журналларда бик күп мәкаләләр чыкты, радио-телевидение һәрдаим сөйләп торды. Дөньялар имин чакта үзенең хезмәттәш дусларын һәм командирларын үлемнән аралап һәлак булган Рифкатнең гыйбрәтле язмышы нинди дә булса сәнгать әсәрендә чагылыш табарга, һичшиксез, лаек иде. Ләкин бу үтә катлаулы темага кем тотыныр, кем аны югары сәнгать -дәрәҗәсенә җиткереп, халык хөкеменә тапшырыр?

Яшь солдат турындагы повестьны шагыйрь Разил Вәлиев язды, һәм "Яшисе килә" дигән олы мәгънәле бу әсәр тиз арада үз укучысын да тапты. Озакламый Разилгә әлеге повесте һәм популяр җырлары өчен Татарстанның Муса Җәлил исемендәге бүләге бирелде.

Ә ни өчен башка берәү түгел, ә менә шагыйрь Разил Вәлиев язды соң әле бу повестьне? Моның сәбәбе бик гади: моңа кадәр дистәләгән популяр җырлар иҗат иткән, әдәбият-сәнгать әһелләре хакында эсселар язган, "Эт кояшы" дигән повесте белән безне шаккаттырган Разил иҗат ягыннан да, шәхес буларак та өлгереп җиткән иде. Разилнең әлегә кадәр иҗат иткән һәммә әсәрендә халык кайгысы белән кайгыру, ил борчуы белән борчылу, ватанпәрварлек ярылып ята иде.

Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ,

Татарстанның Г.Тукай исемендәге

Дәүләт бүләге лауреаты,

Татарстанның Халык язучысы 

***

Минемчә, Разил Вәлиев татарның бүгенге иң күренекле, иң данлы һәм атаклы шәхесләренең берсе. Татар әдәбиятында Разил Вәлиевнең үз урыны күптән мәгълүм, күптән билгеле. Әдәбиятта ул талантлы һәм актив язучы, һәркем белә, Разил Вәлиев язучы гына түгел, сәяси эшлекле дә, ул армый—талмый татарның бәйсезлеге өчен көрәш алып бара. Моның өчен без аңа һәрвакыт рәхмәт әйтергә тиешбез.

Нурихан ФӘТТАХ,

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты

***

Разилне мин олы хөрмәт белән үземнең каләмдәшем дип саныйм. Аның шигырьләрен ятлыйлар, прозасын укыйлар, спектакльләрен карыйлар, җырларын җырлыйлар. Алар бик популяр, әмма арзан популяр түгел, чын шигърияткә иҗат ителгән җырлар.

Мин Разилне биш ел буе депутат буларак күзәтеп бардым. Гомумән, язучы-депутатларны һәрчак кызыксынып тыңладым, һәм Разил үзенең принципиальлеге, милләткә фидакарьләрчә хезмәт итүе белән мине һәрвакыт сокландырды. Бүген дә Разил үз сүзен кистереп әйтеп, кыйбласын үзгәртмичә милләткә хезмәт итүче депутат буларак билгеле. Шуңа күрә мин аның иҗади эшчәнлегенә генә түгел, ә олы җәмәгать эшлеклесе булуына да сокланам.

Туфан МИҢНУЛЛИН,

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты

***

Соңгы елларда Разил Вәлиевнең шәхес буларак тәрәкъкый итүен, уңыш казануын күрү, төрле кыенлыкларга карамастан, Татарстанның да үсүенә ишарә итә. Чөнки милләтләр шәхесләре белән бергә үсә. Тик Татарстан Милли китапханәсендәге тәрәкъкыятьләрне генә күргәндә дә, илдә алга табан бер омтылыш сизелә. Моның өчен исә татарларга Разил әфәнде кебек шәхесләр бик кирәк, һәм, әгәр дә бер милләт шундый шәхесләр үстерә ала икән, аңарга өмет тә багларга була.

Надир ДӘҮЛӘТ,

Төркиянең Истанбул шәһәрендәге

Мәрмәрә университеты профессоры,

тарих фәннәре докторы

 ***

Ходай Тәгалә Разилгә талант-сәләтнең төрлесеннән дә мул итеп биргән. Әйтик, якты моң белән эретелгән нечкә хисне дә, мәсьәләләрне тамырыннан ача ала торган үткен акылны да, уйлаган саен яңа кырлары белән ялтырый торган мәгънәле фикерне дә, әйбер-күренешләрнең фаҗигале якларын гап-гади көлке хәлендә күрә, күрсәтә ала торган очлы күзне дә!..

Миркасыйм ГОСМАНОВ,

Казан дәүләт университеты профессоры, академик

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International