Китапханәнең 150 еллыгына багышланган онлайн-викторина

015 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оешуга 150 ел тула. Бу вакыйга китапханә хезмәткәрләре өчен генә түгел, китап укучылар өчен дә зур бәйрәм. Шуңа күрә китапханәбезнең тарихын кабат искә төшерү һәм өстәмә мәгълүматлар да белү өчен уңайлы форсат бар. Без Сезне күркәм юбилейга багышланган онлайн-викторинада катнашырга чакырабыз.
Онлайн-викторина китапханә сайтында үткәрелә. Ул 2014 нче елның декабрь – 2015 елның гыйнвар айларында узачак. Нәтиҗәләр 2015 нче елның 23 гыйнварында игълан ителәчәк.
Викторина өч этаптан тора: беренче этап – 2014 елның 1–12 декабрь көннәре; икенче этап – 2014 елның 15–29 декабрь көннәре; өченче, йомгаклау этабы – 2015 елның 12–23 гыйнвар көннәре. Һәрбер этапта китапханәбезнең үткәне һәм бүгенгесе турында сораулар бирелә. Сораулар белән бергә өч-дүрт җавап варианты тәкъдим ителә, катнашучылар шуларның берсен (дөресен) сайлап алырга тиеш.
Һәрбер этапның азагында дөрес җавап бирүчеләр арасында җирәбә салу юлы белән җиңүче (яки 2-3 җиңүче) билгеләнә.
2015 елның 23 гыйнварында гомуми йомгак ясала һәм өч этапта да дөрес җавап бирүчеләр арасында җирәбә салу юлы белән җиңүче (яки 2-3 җиңүче) билгеләнә.
Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
Викторина сорауларына җавап бирергә теләүчеләр теркәлү үтәргә һәм үзләренең координаталарын (телефон номеры яки электрон почта адресы) калдырырга тиешләр.
Һәр этапның җиңүчеләре турында мәгълүмат китапханә сайтында урнаштырып барылачак.

Викторинаның 3 нче этабы сорауларына дөрес җаваплар:

1. в) 1991 елда
2. б) Разил Вәлиев
3. а) 3 млн. нан артык
4. б) 150 еллык юбилеен
5. б) 22

3 нче этапта җиңүчеләр:

1. 1 урын – Рахманова Гүзәл Гатаулла кызы
2. 2 урын – Нәҗмиев Рәдис Рамил улы
3. 3 урын – Мурзина Гүзәл Миргалим кызы

Викторинаның өч этабында да барлык сорауларга дөрес җавап бирүчеләр арасында абсолют җиңүче:

Габдрахманов Камил Әдһәм улы


Соңгы яңарту: 2015 елның 30 гыйнвары, 16:24

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International