Ахунов Г. Музыканың җаны

Чыганак : Казан.- 1996.- № 7-8

...Кулларымны баш астына куеп, күккә карап ятам. Күктә ак болытлар йөзә. Аккош мамыгы төле йомшак ак болытлар. Аларның шәүләләре суда коена. Мин инешкә карамыйм, карамасам да, анда болыт шәүләләре барлыгын күңелем белән тоям. Мин һаман күккә карап ятам. Күктә тургайлар сайраганы ишетелә, янымда гына тышаулы атның муенындагы комеш кыңгыравы чынлый, тын гына, моң гына җырлаган җыр ишетелә. Кызлар җыры. Ике кыз салмак тыныч тавыш белән бөдрә таллар турында җырлый. Алар минем җанымны якты бер сагыш белән, моң белән тутыралар. Болын уртасыннан кемдер берәү, монысы ир кеше, оянкеләр турындагы җырны җырлап килә. Ул миңа каяндыр ерактан, балачакларымнан ук килгән җыр булып тоела. Мин үземнең авылда туып-үскән булуыма, җыр аша авылым болыннарын, авылым инешләрен, авылым басуларында сайраган сабан тургайларын күз алдыма китерә алуыма эчке бер куаныч белән һаман күккә карап ятам. Өянкеләр җыры минем күңел дәрьямны бөтенләе белән биләп ала, узган гомеремне, газаплы зарыгу-инте-гүләремне искә тошерә. Хәсрәтле сагыш итеп түгел, ничектер яшәвемнең мәгънәсе итеп искә төшерә...
...Мин таулар кичәм, чишмәләр янына туктап, көмештәй саф салкын суларын эчәм, эчкән саен туймыйм, туймыйм.
Мин кояш нурыннан балкыган урманнарга керәм — каеннар арасына: урман күгәрченнәренең гөрләгәне күңелемә тыныч бер рәхәтлек китерә, йөрәгем ярасына мин юаныч-дәвалар табам. Аннары минем биек тауларга менәсем, бөркет булып талпынасым, биеккә-биеккә ашасым килә башлый.
Бу тойгыларны миндә музыка тудыра. Рөстәм Яхин музыкасы. Мине бер нәрсә гаҗәпкә калдыра: авылда туып-үскән, балигъ булганчы авылында яшәгән кешенең тойгыларын Казан каласында туып-үскән, гомерен зур калаларда үткәргән, мәктәп, училище, консерваториядән башканы күрмәгән диярлек кеше ничек итеп соң минем хисләремне кузгата ала? Мине әле хәсрәт утларына салырдай, әле шашкын биеклекләргә алып менә алырдай моңнарны ул каян таба?
Минем әни Бибинур, музыка мәктәпләрендә белем алмаган гади бер авыл хатыны, җыр турында, көй турында сүз чыкса ("музыка" дигән сүзне ул белми иде), сагыш томаны баскан күзләрен еракка төбәп, әкрен генә әйтер иде: "Көйне аны, балам, кеше чыгармый, камыш сабаклары шаулап чыгара, җилләр исеп чыгара, кошлар сайрап чыгара. Әнә шул авазларны җаннары илаһи булган адәмнәр ишетә, отып алганын башкаларга тапшыра".
Мин бу сүзләрне балачакта ук ишеткән идем. Ростәм Яхин музыкасын радиодан тыңлыйммы, концерт залларында артистлар башкарганны ишетәмме — мәрхүм әниемнең бик күптән әйткән сүзләре күңелемдә яңара.
Көйне, димәк, кеше чыгармый, табигать чыгара. Көйне, музыканы, димәк, җаннары илаһи булган кешеләр тоя, отып ала, башкаларга тапшыра. Соңгы елларда без илаһилыкны, сирәк кешеләргә табигатьтән бирелә торган талантны онытып барабыз түгелме? Әдәбиятта булса, азмы-күпме язу яза белгән кеше кәгазь тырный, аннары нәфсесен кинәндерү, кесә ягын калынайту өчен, нәшриятлар белән талаша-талаша, үз дигәненә ирешмичә туктамый. Ә сәнгатьтә, әйтик, музыка сәнгатендә без техникасы белән мактанучы, ә чынында җанга ятышсыз дөбер-шатыр тудыручы белән азмы очрашабыз?
Рөстәм Яхинның таланты — Ходайдан килгән талант, барлык милләт халыкларын бердәй дулкынландыра ала торган талант. Моның шулай икәнен бер генә мисал белән дә раслап була. Житмешенче елларның башында мин, Әлмәттән Казанга кайтып, Язучылар берлегендә җаваплы секретарь булып эшли башлагач, бер төркем әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен Идел буйлап туристларны йөртүче теплоходка очрашырга чакырдылар. Алар арасында Рөстәм Яхинның да булуына мин бик сөендем, шул ук вакытта, чит ил туристлары аның музыкасын аңларлармы икән, дип борчыла да башладым. Башта шагыйрьләр, язучылар сөйләде, итагатьле халык безне тыныч кына тыңлады, азактан сүз Рөстәм абыйга бирелде. Фортепиано янына ул сабыр гына килеп утырды, бераз тын торды, аннары ике кулын аккош канатлары кебек итеп күтәрде дә бармакларын клавишалар өстендә йөртә башлады. Туристлар дөньяларын оныттылар. Кул чаптылар, котлау, соклану сүзләре әйттеләр, композиторның тагын-тагын уйнавын үтенделәр, аның көйләренә җырчыларның җырлавын сорадылар. Ә бит теплоходта америкалылар да, инглизләр дә, Европаның төрле милләт вәкилләре дә бар иде.
Җәйге кичтә озак кына караңгы төшми. Теплоходта без төнге уникеләргә тикле булдык. Туристлар Идел буеның кайсыдыр бер каласында унбишенче гасырдагы рус сәнгате турындагы бер калын альбом сатып алганнар икән, Рөстәм абыйга шуны бүләк иттеләр...
Юлда кайтканда, мин Яхинның моңсу һәм боек икәнен сиздем, нигә алай икәнен сорадым. Минемчә, ул әлеге триумфаль уңышыннан соң бик тә шат булырга, күңел күтәренкелеге кичерергә тиеш иде.
Рөстәм абый, озак кына автомобиль тәрәзәсенә карап, сүзсез барды, тик өйләренә кайтып җитәрәк кенә миңа таба йөзен борып, гадәттәге әкрен сабыр тавышы белән бер-ике сүз әйтте:
— Беләсеңме, Гариф, гомер узып бара, ә эшлисе эш эшләнмәгән әле...
Мин аның әлеге сүзләреннән аптырап калдым. Аны бит Башкортстанда да, Казахстанда да, башкалабыз Мәскәүдә дә беләләр. Украина һәм Ерак Көнчыгыш, Әстерхан һәм Себер калалары, Латвия һәм Азәрбәйҗан аны бирелеп тыңлый. Латвиядә, мәсәлән, Тукай сүзләренә язылган "Кем белер кадереңне" җырын оркестр башкара. Ә ул әнә нәрсә ди, гомер узып бара, эшлисе эш эшләнмәгән әле... Бүген теплоходта баручы Америка, Франция, Италия туристлары аны йотылып тыңлады. Шулай инде, чын талант беркайчан да эшләнгән эшеннән канәгать була алмый.
Мин аны бер юбилеенда чын күңелдән котлап, "мәшһүр композиторыбызга" дип, телеграмм суктым. Бездә "выдающийся" дигән сүзне "күренекле" дип язалар һәм шул бәяне һәркемгә чәпиләр. "Выдающийся" сүзе мәшһүр дип кенә язылырга тиеш һәм ул бәяне теләсә кемгә бирмәскә кирәк.
Мин аны күптән инде үзебезнең өйгә чакырырга, аның талантын һәм фортепианода уйнавының нигә шулкадәр зәвыклы булуын ачыкларга тели идем.
Килде ул безгә. Дөрес, башта: уңайсыз бит, уңайсыз, иң әүвәл бездә буласы иде бит дип, баш тартты, гозерләнеп сорагач, килде. Без табын янында да утырдык, ул фортепианода уйнады, музыка сәнгатенә ничек килүен дә сөйләде.
— Балачагым минем халык моңнарына гашыйк булып узды. Сәйдәш моңнары мине әсир итте. Алар менә хәзер дә минем күңелемнән китмиләр. Мин гомер буе үземне Мәрьям апам Рахманкуловага бурычлы дип саныйм. Зур зәңгәр-яшькелт күзле, балкып торган ак нәфис йөзле, күпереп торган аксыл-сары чәчле Мәрьям апа миңа озак-озак карап тора ала, сынап та, яратып та, киләчәк көнемне уйлап та карагандыр. Мине кулымнан җитәкләп музыка мәктәбенә ул алып килде. Атаклы Казан музыкантлары Чернышева белән Поляковка ул тапшырды. Ялварулы зур күзләре белән карады төсле Мәрьям апа музыкантларга. "Бу үсмерне кеше итегез, сәнгатьнең бөек үрләренә алып менегез", — дип уйлады бугай. Миңа ул чакта 12 яшь иде. Бу хәл 1933 елны булды.
Музыка мәктәбен мин жиде ел урынына өч елда тәмамладым. Укытучыларым мине яраттылар, юкса, Мәскәүгә укуымны дәвам итәргә җибәрмәсләр иде. Мин моңа куандым, тик Мәрьям апам гына борчылды. "И, энекәем, син соң башкаладан "чит кош" тавышы белән сайраучы кирәксез бер музыкант булып кайтмассыңмы?" — диде.
Барыбызга да мәгълүм, халыктан килә торган моңын саклады Рөстәм Яхин. Күрәсең, аның күңеле тирән иде, юкка-барга алданып, тойгыларын әрәм-шәрәм итә торган күңел түгел иде. Мәскәүдәге музыка училищесында да, консерваториядә дә мин аның армый-талмый укыганын, армый-талмый пианино уйнаганын беләм, ул гүя дөньяның музыка җәүһәрләрен белеп калырга, гомерлеккә күңеленә сеңдерергә тырыша...
Шулай бермәлне, бакча-дачабыздан кайтып барышлый, транзистордан иртәнге концертны тыңлаган чакта, Мирсәет Яруллин белән гүя сүз куешкандай, икебез берьюлы Рөстәм Яхин романсларына соклануыбызны белдердек.
— Татар музыкасында романс жанрын ул тудырды, — диде композитор Яруллин. — Аның романслары һәм халык яратып җырлый торган лирик җырлары биш йөзгә якынлашып килә инде. Бу өлкәдә ул безнең татар музыка культурасында бердәнбер композитор дисәм дә ялгыш булмас. Үзен бер генә мәртәбәдә кабатламый, гел яңа темалар таба, моң чишмәсе ул, — диде. Икәүләп Рөстәм Яхинның "Керим әле урманнарга" исемле яңа җырына колак салып, тын гына утыргач, Мирсәет өстәп куйды: — Бик югары культуралы музыкант. Кояш нуры нинди якты һәм җылы булса, Рөстәм абыйның музыкасы да шундый якты һәм күңелне кузгатырдай ягымлы...
Бер генә минут! Ул бит һәммә җырын да аңа гына хас моң белән җырлый, — дидем мин. - Ничек соң ул тоташ Бер агымда бара ала? Шул ук вакытта һәр җырын аерым бер ракурста җырлый?
-Ул минемчә, болай, — диде Мирсәет, бераз уйланып торгач. — Кайсы гына чишмә янына килсәк тә, без аның суы көмеш-саф, чиста икәнен күрәбез. Әмма тышкы яктан ничек кенә бер төсле булып
күренмәсен, чишмәләрнең һәркайсының суы үзенчә бит. Чөнки һәр чишмәнең суында эрегән матдәләр төрле составта. Авыл кешеләренең табигатен, холкын чишмә сулары билгели, дигән сүзне язучылардан ишеткәнем бар. Биредә дә шулай, Ростәм абыйның "көмеш сулы моң чишмәсенә", бердән, үз җанындагы рухи хәзинә-моң кушылса, икенчедән, халык моңы кушыла, өченчедән,
дөньяның музыкаль культурасыннан ул үзенә азык ала. Менә ни өчен аның моң чишмәсе, бер яктан — тоташ бер агымда, икенчедән, җыр саен, романс саен үзгәреп тора.
Әйе, Мирсәет Яруллин аның музыкадагы үзенчәлеген, зурлыгын, моң чишмәсенең чыганакларын аңлатып бирә алды. Тик мин монда бәләкәй генә өстәмә кирәк булыр, дип уйлыйм. Әйтик, бакчаларда, кырларда, болыннарда үсеп.утырган үсемлекләр бер үк кояштан нур алалар, бер үк туфрак аларны туендыра. Шартлар һәммәсе өчен дә бер үк төсле. Әмма көнбагыш сап-сары чәчәк ата, роза гөлләре ал чәчәкләре белән балкып утыра, ромашкаларның ак тәлинкәчекләре җиһанны балкыта. Хикмәт нидә соң? Хикмәт, күрәсең, — геннарда, тамырларда. Алмагачы җирдән үзенә тимер элементын күбрәк ала, икенче берсе азотны күбрәк таләп итә, өченчесе...
Рөстәм Яхинның тумыштан килгән таланты халык иҗатыннан, дөньяның музыка хәзинәсеннән һәм үз күңеленнән җанына ятышлы аһәңнәрне кирәкле микъдарда сайлап ала һәм тоташ бер тукыма-аһәң итеп букет ясый. Бу музыка гармонияле, тигез агышлы, җанга кагыла торган. Бәлки, шуңа күрәдер, бу музыка республикабыз эчендә генә бикләнеп калмады, еракларга китте.
Концертларда, радио-телевидение тапшыруларында без аның фортепиано өчен язган сонаталарын, сюиталарын, прелюдия һәм концертларын тыңлыйбыз. Мин үзем, шәхсән, ул әсәрләрне тыңлаган чагында язын кояш тәрәзәләргә туры караган, түбәләрдән тамчы тамган чакларны күз алдына китерәм. Рөстәм Яхинның музыкадагы романтиклыгы, безне табигать дөньясына алып чыгуы күңелләрне кузгата, җаннарны сафландыра. Халык күңеленә кагылмаган музыка, минемчә, зур максатка ирешә алмый.
Һәркөн иртән безнең көнебез Рөстәм Яхин музыкасы — Татарстан Гимны белән башлана. Бу музыка гомерлек һәм ул мәшһүр композиторыбызга һәйкәл. Татарстан Гимнына шул музыканы сайлый алган югары зәвыклы белгечкә һәм шуны раслаган Югары Советка мин күңелемнән рәхмәт яудырам.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International