Галиев М. Сүзсез дога

Чыганак: Сәхнә.- 2005.- № 6.

Искә алырлар, исемеңне
уртага салып.
Г.Утыз Имәни


Моң хасиятен кем аңлата ала? Кайсы йолдызның фатиха нуры астында туганнарга гына моңлы булу язган? Әллә соң моң биреләсе инсанга иңдереләсе җанны Тәңре кәүсәр суларына манып аламы?
Бу минем өчен җавап таба алмыйча гаҗизләнгән гомерлек сораулар. Шул сорауларга беренче адым - балачакка барып тоташа.
Әнә ул - тал песие кебек йомшак чәчле малай, идәндә уйнап утыра. Өстәлгә аның буе җитми. Бәлеш-коймаклар, җимеш сулары китерелеп торган табында чөкердәшеп утыручы апаларның ул аяк очларын гына күрә. Әллә нинди тәмле сүзләр табып кыстаулардан соң табын кинәттән тынып калды. "И-ии, җырлаплар да күрсәтә инде, ә?!", "Бәгырьләрне өзә инде, бәгырьләрне өзә" дип пышылдаулар гамьсез уйнап утырган малайны да сагайтты. Кайбер апалар, җыларга алдан ук әзерләнеп, тирән кесәләреннән кулъяулык алып учларына йомарладылар.
Менә Чәчкә апа җыр башлады. Озын көй дулкынына башын кыңгыр салды, эчтән кабынган шикелле, бит очлары алланып чыкты. Күзләре кысылып бетте дә, куе кара керфекләр арасында калтырап торган чык тамчысыдай нур гына калды. Чәчкә апа җырлый... Кулын сузып, песине иркәләгәндәй, нәзакәтле хәрәкәтләр ясый, гүя, ул үз тавышын сыйпыи-сыйпый, моңын табындагыларның һәммәсенә тигез таратып җибәрә иде шикелле.
Ә бу мәлдә малайны нинди тойгылар биләде соң әле, хәер, бер уч кына кояш сыярлык сай күңелендә нинди тойгылар булсын ди, бары соклану, соклану...
Шәмдәлләрдә генә утлар яна...
Нинди шәмдәл, нинди утлар?.. Юк, әлеге сүзләр турында уйламый ул, дога тыңлагандагыча, нәни аңы җыр агышына рәхәт оеп тирбәлә, кинәнеп таркала-таркала тәрәзә кашагасындагы чүпләм сөлгеләргә күчә, түгәрәк елмаюлы эре чәчәк булып ачылган яран гөлләренә сарыла, ишек өстенә эленгән догалыкка кушыла.
Чәчкә апа - табын күрке. Күпме күзләр аңа төбәлгән. Бу мәлдә Чәчкә апага үлеп гашыйк идем мин. Менә ул җырлап бетерде. Сугыш чорын кичергән апа-җиңгиләр, күз төпләрен сөртә-сөртә, сагышлы көй халәтеннән чыга алмыйча, бер мәл өнсез утырдылар. Аннары, тыйнак кына сүзләрне уртага салып, бер-берсен кабатламыйча мактарга тотындылар. Чәчкә апа исә, берни булмагандай, ваемсыз елмаеп утырган кебек. Күрәсең, бар хәсрәтен җырларына сибеп тараткан да, хәзер инде кошларын очырган буш оя кебек, җиңеләеп калган...
Үсмер егет булып аулак өйләргә йөри башлагач, мине югары оч егете Фирдәвес шаккатырды. Тумыштан аксак иде ул. Кыяфәте авылга бер: ак чәчле, ак кашлы, ак керфекле, ак йөзле, зәп-зәңгәр күзле, Эллада осталары фил сөягеннән үтә дә нечкәләп ясаган сын шикелле.
Йа илаһым! Нинди тавыш! Нинди моң аңарда!.. Юк, безнең авыл чишмәләренең генә суын эчеп үскән егет түгелдер бу! Сәмави җандыр, Җәнабе хакның тырнак очы тиеп киткәндер моның бишегенә.
Фирдәвес төне буе җырларга әзер. Тик бер шартны гына үтәп торсыннар: җырның билгеле бер урынында тын алырга тукталгач, син аның кулына хәмерле стаканны сузып өлгер. Фирдәвес хәмерне уртлап куя да тагын башлый. Гаҗәеп моң! Кирәк түгел моңа купшы заллар, кирәк түгел күкрәүле алкышлар! Табигый моң бакый дәверләрдән күчә килгән нәсел хатирәләрен уята, япан дала иркенлегенә сусаган җан, читлеген киереп, сулкылдый башлый.
Мин артык түзә алмыйм. Яратып йөргән кызымны каерып торгызам да күрше бүлмәгә алып чыгам, алдына ятып җылыйм. Көнләшүдән җылыйм. "Нигә миңа шундый моң бирмәгән Ходай! Нигә мине рәнҗеткән?! Аксак Фирдәвес миннән мең мәртәбә өстенрәк. Аның кебек җырлаучы дөньяда юк!.."
"Моңлы кеше бәхетсез була, диләр... Син кызыкмка... Сиңа бүтән сәләт бирелгән..." - әнә шулай юата, баштан сыйпый Төн кызы. Ә мин, кимсенеп, күңел ярасын учыма кысып, бусагадан атлыйм да, еллар ызанын саный-саный, бүгенгемә ашыгам. Ни гаҗәп, бик күп көйләрнең иң нечкә борылмаларына кадәр хәтердән беләм югыйсә, ә шуны тавышка сала алмыйм. Эчтә былбыл, тыштан мөгерәү... Тумыштан бирелгән бу бәхетсезлек минем җыр-музыкага тартылуымны көчәйтте генә, ахрысы. Биек бусагасыннан атлап керә алмаган малай шикелле мин бу изге храм тирәсендә ымсынып йөрдем-йөрдем дә... хыялымны бөтереп алып кереп китә торган әйләнмәле сәхнәләрдән исемемне яңгыратырга булдым. Ничекме? Бик гади итеп.
Яшь шагыйрь - университетның бишенче курс студенты (ул чакта Казанның бердәнбер һәм чын университеты) борынгы йортның икенче каттагы шыр ярлы бүлмәсендә, акшарлары купкан мич капкачын ачып куйган, каен утынына ут дөрләткән дә ялкын телләренә карап, моңсуланып утыра. Күптән түгел генә өйләнгән, дөньясы тарайган. Бүтән инде мәңге гашыйк була алмас, гөнаһ булыр, ярамый, дигән самими уйлары читлектәге йөрәген юата алмый. Учактан дуамал очкыннар чәчри. Күмер араларыннан, әрнеп, шигырь юллары төшә.
Урманнарда яна,яна,
яна сары балкыш,
Сизелми дә
җиткән көз дисең.
Үзең әле һаман
кырлар буйлап
Яшеллеген җәйнең,
яшеллеген җәйнең эзлисең.
Шулай итеп мин, җыр өчен дип, махсус шигырь язып утырам. Гадәти дүртьюллыклардан аермалы булсын дип, сүзләремне бүлгәләп, композитор хыялына, үзгә бер ритмга мөмкинлек калдырам, имеш. Тәҗрибәсез башым белән чамалыйм: чытырманлы фикерне җыр өнәми, көйгә салынасы шигырьдә сүз аз булырга, җиңел истә калырга тиеш.
Яшьлекнең дә мәңге,
мәңге, мәңге булырына
Ышанмадыкмыни -
ышандык.
Ә нигә соң синең
күзләреңдә
көзләр нуры кергән
көзләр нуры
кергән уйчанлык?..
Кем бу җырга җан өрер? Кем көйчесе булыр? Бу турыда уйламыйм да бугай. Кыюланып, кайсы да булса композиторга шигыремне бирү хакында уйларга да куркам. Чөнки мин аларның берсен дә якыннан белмим. Каһәр суккан оялчанлык!..
Зур концертларда сәхнәгә тыйнак кына чыгып, пианинода җанга ятышлы итеп уйный торган музыкант ханым Мөнирә Хәбибуллина (шагыйрь Мөнир Мазунов кызы) белән радиокомитетта танышкач, мин аңа әлеге шигырьне бирдем. Тиз генә кемнәндер яздырып алыр да, бу көй тиз арада бөтен Казанга таралыр - үземә калса, шулай уйлаган булам.
Менә шул шигырь аркасында инде мин чорыбызның мәшһүр композиторы Рөстәм ага Яхин белән танышу бәхетенә ирештем. Мөнирә ханым радиокомитетның кием элгече янында Рөстәм аганы "эләктереп" алган. Ничаклы җаена төшәргә тырышса да Рөстәм ага ул сузган кәгазьгә борылып карарга да теләмәгән. Аптырагач, Мөнирә ханым:
-Ярый, алмассыз, менә шушында укып кына карагыз инде, зинһар, -дип, ялынып диярлек үтенгәч, Рөстәм ага шигырьне кулына теләр-теләмәс кенә алган, плащының сыңар җиңен кигән килеш туктап калган да... Мөнирә ханым аны болай дип
сурәтли:
- Үзе укый, үзе башын селкетә. Зур башлы иде бит Рөстәм ага. Сизеп торам, көй аңарда шигырьне укыганда ук туа башлады. Шуннан укып бетерде дә, Бер сүз дә әйтмичә, шигырьне кесәсенә салып куйды. Бер ничә көннән инде әзер романсын тотып миңа килде.
Хәтеремдә, бу хәбәрне ишеткәч, мин бер дә сөенмәдем. Шундый мәртәбәле композиторны кузгатырга кирәкми иде. Искечә итеп, саллы көй язгандыр. Ә мин бүген студентлар табынына бәреп керәсе яшьлек ритмын көткән идем, дип үкенечле уйлап та куйдым бугай.
Танышканда Рөстәм ага йомшак кулын минем кул ихтыярына бирде. Артык ипле, төгәл, пөхтә-зыялы икәнен бөтен рәвеше әйтеп тора. Ә минем, рәтле тәрбия алмаган егетнең, бу эчпошыргыч бертөрле җәмгыятьтә "почмаклы" буласы килү, аркылы фикер әйтеп шаккатырасы килү маһирлыгының баштан ашкан чагы. Әмма Рөстәм ага каршында мин югалып калдым. Ни таләпчән композиторның шигыремдәге бер генә сүзне дә үзгәрттермәве мине чарасыз калдырды. Тынлыкка таянып басып торабыз шулай... Нинди дә булса сүз әйтсәм, аның моң тулы касәсен саксыз кагылып чайпалдырырмын сыман. Ул да мине әллә күрә, әллә күрми, күз карашы эчкерсез-самими, гүя, ул күңелендәге моң сүрүе аша бу кырыс дөньялыкка бик үк чыгарга теләми иде.
-Мин сезне олы яшьтәге кеше дип уйлаган идем. "Яратырга инде соң дисең..." Сезгә болай әйтергә иртәрәк бит әле... Кызык...кызык...
-Мин аны чын күңелемнән ышанып яздым, -дип мин акланырга керештем.
Гомереңнең актык сулышында да мәхәббәтнең соңы соңгы булып тоелмыйдыр, дигән кебек, Рөстәм ага сизелер-сизөлмәс кенә киная белән елмайды.
-Көй бик тиз язылды. Андый очрак сирәк була. Гадәттә мин бик озак йөртәм. Тагын шигырьләрең бармы, җыр өчен дип язылганнары?
-Юк, Рөстәм ага. Монысы да үземне сынап карар өчен генә. Бүтән язмыйм!
Рөстәм ага бер мәл сәерсенеп карап торды. Иҗат галәмендә күпне күргән, күпне кичергән аганың күзләре: "Ай-һай, мондый авыру бер керсә, туктый алырсың микән, егет..." - дигән фикерне яшермичә эчтән елмая иде.
И авыл гыйбаты!.. Сиңа чынлап та олуг классикның моң канаты кагылып киткән икән бит, моны сизмичә дә аның каршында ваемсыз басып торасың. Хак Тәгалә сиңа бәхетле мизгел иңдергән: игьтибарлы бул, исеңдә калдыр, ашыкма, бөек аһәң-сазның күзләреннән ут ал күңелеңә. Юк шул, юк инде, яшьлек сабырсызлыгы чабуыңнан тарта, берни ишетмисең, күрмисең, сизмисең. Асыл бәя бирә белгәнчегә кадәр әле гомер агачыңның кәүсәсенә күпме еллар боҗрасы ураласы бар.
Мин гел шулай, үз вакытында белергә ашыкмыйча күп нәрсәләрдән соңга калдым. Болгавыр бу тормышның үтә тыныч бер сәгате сугар да, очрашырбыз, мөсабәхә кылырбыз дип яшисең дә... Бәя биргесез затлар, гыйбрәтле тарихын иңнәренә салып, китә торалар, мин өлгерә алмыйм, гомер ярында нәүмиз басып калам.
"Көзге моң" дип исемләнгән романсны танылган сәхнә осталары - Эмиль Җәләлетдинов, Рафаэль Сәхаби, Хәйдәр Бигичев пластинкаларга яздырдылар, зур тамаша залларында башкардылар. Хәйдәр Бигичев бу романсны янә бер башка күтәрде һәм зыялы-зәвыклы катлауның күңелен яулап алды. Мин дә шулар белән бергә әкренләп "тәрбияләндем", җырны ярата башладым. Кайбер чакларда, тирәмдә кеше-кара югында, җитлекмәгән тавышым белән көйләп тә алгалыйм. Хөрмәткә лаек шәхесләрнең кулны кысып котлауларын тою да миңа рәхәт иде. Арадан берсе аеруча истә калган. Бик җитди, шаяртудан ерак торган галим кеше. Дус-ишләр белән театр холлында басып тора идем, янга килеп, кулны мишәрләрчә катылык белән кысты да:
- "Көзге моң"ың белән котлыйм. Классик романс. Сүзләре Маркс теориясенә туры килә, -диде.
Марксны беләм дип әйтә алмыйм. Аның хезмәтләрен төбенәчә укып чыккан кеше гомумән бар микән. Минем аптырап калуымны сизеп ул: "Коммунизмда кайгы-хәсрәт калмас, бары тик мәхәббәт сагышы гына калыр, дигән Карл Маркс. Сезнең шигырегез шуңа туры килә", -дип аңлатуны кирәк тапты.
Бер елдан соң (1984-85), нәкъ шул ук сүзләр белән ул мине янә котлады. Мактау өлешен җиңел кабул иттем. Ләкин... Илледән өстәге ир кеше, тарихчының әкияткә ышануы... Кайгы-хәсрәт юк икән, димәк, тереклек тә беткән дигән сүз... Хәер, ышана икән, көлмик лә... Иң мөһиме - романсны кабул итеп җылы сүз әйтүенә рәхмәт. Ул ишарәләгән фикер җырның соңгы аккордларында иде:
Таҗын өзеп соңгы
чәчәкләрнең
киләчәген юрап карыйсың.
Яратмаска сине
мөмкин түгел!
Яратырга инде,
яратырга инде...
соң дисең...
Бервакыт Ирек мәйданында олуг шагыйребез Сибгат Хәким белән очраштык. Мин концертка бара идем. Ул һава суларга дип чыккан. Сибгат ага, гадәтенчә, йомшак кына итеп, сүзләрен мәгънәле өзә-өзә фикерен башлады:
- Яхин кичәсендә булмадың. "Көзге моң"ны Бигич җырлады. Мин күп җырлар язган кеше. Көнләштем. Җыр беткәч, зал бер мәлгә тын ала алмыйча торды. Аннары... шартлады. Алкышлар биш минут буена сузылгандыр. Сезнең ул романс калачак...
Үз гомерендә танылган композиторлар белән гаҗәеп җырлар язган аксакалның шулай эчкерсез әйтүе күнелемә шифалы уелып калды. Бүгенгедәй хәтеремдә: көзге җил иде. Сибгат ага бүреген төшереп бәйләгән иде. Юлбашчы һәйкәле янында җил гел юнәлешен үзгәртеп торганга, без әле болай, әле тегеләй борыла-борыла хәтсез сөйләшеп тордык.
Хәйдәр Бигичевнең, зур оркестрга кушылып, "Көзге моң"ны искиткеч итеп җырлавын мин Мәскәүнең Колонналы залында тыңладым. Шыгрым тулы залда Мәскәү татарлары гына түгел, руслар да, чит ил кунаклары да бар иде. Бу шигырьгә Рөстәм аганың шулкадәр дә тирән мәгънәле көй язуына мин шунда ышандым. Күңелне әйтеп бетергесез горурлык хисе биләп алды. Алкышларның кодрәте турында әйтеп тә тормыйм. Сибгат ага сурәтләгәнне Мәскәү тамашачысы да раслады.
Әлбәттә, бу романс Рөстәм аганың күпкырлы һәм бай иҗатында бер тамчы гынадыр. Әмма минем өчен ул тарихи тамчы. Шигырь һәм көй бердәй тәңгәл килгәндә генә җыр гомерле була, диләр. Шулайдыр. Кешелекле шәхес буларак, Рөстәм ага минем беренче әсәремә игътибар итте, җан иңдерде, мәртәбә, дип, олы сәнгать дөньясына кереп китәргә сәбәпче булды. Шуңа күрә, аңа рәхмәтле хисләрем артыккарак китсә дә гөнаһ түгел.
Күзәтергә иде: фортепиано яисә рояль янына кайсы композитор ничегрәк килеп утыра, аклы-каралы клавишаларны ничегрәк уята, беренче аккордлар тәэсире йөз-кыяфәтенә нинди нурлар булып төшә икән? Сәйдәшнең уйнаганын күрәсе иде. Җиһановны, Ключаревны... Фасил Әхмәт, Ринат Еники, Мирсәет Яруллин ни рәвешле уйный, һәрберсенең үз ырымы, үз догасы бардыр?..
Рөстәм аганың фортепианода уйнаганын хәтерлим. Клавишаларга алай ук та сак-иркә кагылып, бармакларын тигезер-тигезмәс йөздереп кенә уйнаган музыкант тагын бар микән?! Йөз-кыяфәтендә мәҗүси ягымлылык. Гәүдәсен йә сулга, йә уңга салмак кына авыштыра-авыштыра бармакларын йөгертә, уйный дию генә аз, музыка тәэсирендә яши, хозурлана, яшәрә бара. Бу тылсымлы коралның ул әсире дә, хакиме дә, ул аңа ялвара да, боера да ала. Нәзберек-нәфис авазларның төсе упкын өстендә тибрәнгән пәрәвез җебе шикелле җемелдәп-җемелдәп китә, чәчәк таҗларын кытыклап, сирпелеп кенә узган таң җиле кебек саф-садәлеге җанны иркәли, ләйсән тамчыларга таркалып, ямансу тойгыларыңны өрфия томан белән биләүли.
Яхин моңы - мөлаем-на-лы моң.
Табигатьнең язылмаган кануны бар: билгеле бер иҗат дәвереннән соң елан кабыгын алыштырган кебек, төс алыштырырга, яңача фикерләүгә, үзгә бер ритмнарга күчәргә тиешсең. Бу - композиторга да, рәссамга да, шагыйрьгә дә, җырчыга да хас зарурилык. Күк тарафыннан Рөстәм ага Яхинга гомеренең соңынача җитәрлек кабатланмас моң дәрте бирелгән иде. Отыры камиллеккә ирешә барып, һәр әсәрендә яңа төсләр яңгырашы табып, кабатланмыйча, моңын беренче сафлыгында яшәтә алган композиторлар сирәктер ул дөньяда.
Музыкада миллилек нидән гыйбарәт? Бу хакта Рөстәм ага белән гәпләшкән бар. Ул, гадәтенчә, эчке фикерен көттереп кенә, бик сак әйткән иде:
- Дала җыры бар, таулар җыры бар. Урман яисә диңгез җыры бар... Мин шул төбәктә яшәгән халыкларның үзенчәлекле моңын күздә тотам.
-Милли моңы халыкның гореф-гадәтенә, яшәү рәвешенә, темпераментына, диненә, тарихына да бәйледер, бәлки?
- Әлбәттә.
-Гаҗәп хәл: японнар, кытайлар бездән бик ерак киңлектә яшәсәләр дә моңнарыбыз охшаш бит?..
-Димәк, кайчандыр якын булганбыз. Халыкның иле-җире, теле бетәргә мөмкин. Иң соңыннан моң кала... Музыка аша да тарихи багланышларны өйрәнергә, ачышлар ясарга мөмкиндер, бәлки, - дип Рөстәм ага, артык тирәнгә кермик, дигәндәй, сүзен болайрак йомгаклап куйды: - Музыка дөньясы каршында без бик бәләкәйбез. Ул дөньяны ачарга да ачарга әле...
Идел-Йорт без яшәгән киңлек, ике бөек-дәһшәтле дулкын Шәрекъ һәм Гареп чәкәшеп, тормыш хасил иткән төбәк. Рөстәм ага Яхин шушы төбәкнең башкаласы Казанда туып-үскән. Шәһәр тәрбиясендә үскән композитор - аһәңсаз халыкның бетмәс-төкәнмәс көйләреннән, Сәйдәш иҗатыннан, русның Рахманиновыннан рухи этәреш алса, Көнбатышның даһилары - Бетховен, Шопен кебек мәшһүрләрнең әсәрләреннән дә бәлзәм алгандыр. Шуңа күрә дә аның музыкасы затлылыкка, ефәк томан белән эретелгән серлелеккә, кеше җанын олылый торган аһәңнәргә бай. Аның сыгылмалы музыкасын Париж залларында да, кара урман эчләрендә дә, дала киңлекләрендә дә, ак чалмалы кыялар эргәсендә дә йотылып тыңларга була. Аның көйләре французыңны, японыңны, инглизеңне, испаныңны да татарга әверелдереп тыңлата алу хасиятенә ия.
Соңгы елларда Стокгольм, Рим, Вена, Берлин кебек шәһәрләрнең олуг залларында татар моңын тыңлап хәйран калалар. Нинди тирәнлек, нинди мөлаем сыгылмалык - пентатониканың бөек яңгырашы! Төрки-татар дөньясының бик борынгы тарихын-сәнгатен кузгатып үзебез кечерәеп калмыйк, дигән гаделсез шик аркасында битараф калырга күндерелгән Европаның галим-голәмә даирәсе, атаклы музыкантлар, белгечләр аһ иттеләр: "Без моны нишләп соң элегрәк белмәгәнбез?!"
Заманында Көнчыгыш Европаны тетрәтеп, Әдрән диңгез ярларына җитеп, чыдам атларының кайнар тоягын чылаткан татарлар хәтәр корал белән түгел, ә милли музыкасы белән бүгенге көндә Көнбатышны тез чүктерергә сәләтле. Гасырлар буена бик күп шәһәрләре җимерелеп, сәнгати байлыклары чәчелеп-туздырылып, таланып беткән халкымның утка-суга бирешми торган күңел хәзинәсе - галибанә моңы сакланып калган. Моны халык иҗаты дәрьясыннан күтәрелгән, соңгы илле ел эчендә мәйдан тоткан бер плеяда композиторлар, чын сәнгать әһелләре раслады һәм үз иҗатлары белән бу ганимәтне тагын да баетты. Шулар арасында Рөстәм ага Яхин төрле музыкаль җанрдагы әсәрләре - бибәһа мирасы белән аерым урын тота. Аның арфасына аяусыз вакыт җиле дә яратып кына кагылыр, Аллаһы боерса...
Без көн дә иртән Дәүләт гимнын ишетәбез. Милләтне олы эшләргә өндәп, Казан мәкаме, сүзсез дога булып яңгырый ул. Таң нурларыннан үрелгән бу мелодиядә Рөстәм аганың йөрәге тибә.
Йәгез, шундый чордашыбызның солтанатлы рухы каршында тынып калыйкмы бер мәлгә! Татарның ул -бәхетле сагышы...



Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International