Нәҗип Җиһанов. Биобиблиографик белешмәлек



2011 елның 15 гыйнварында татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучыларның берсе, СССРның халык артисты, Социалистик Хезмәт Герое, күпсанлы орден, медаль иясе, премияләр лауреаты, күренекле композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Гаяз улы Җиһановның тууына 100 ел тулды.

“Быел без күренекле татар композиторы, музыка һәм җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Гаяз улы Җиһановның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтәбез.
Ул лаеклы рәвештә халкыбызның бөек уллары исәбенә керә. Аның иҗаты татар милли музыкаль мәдәнияте үсешендә яңа чор башлаган. Әкренләп хәзерге заман татар музыка сәнгатенең нигезен тудырган Нәҗип Җиһанов югары профессиональ мәдәниятне һәм халык иҗаты казанышларын яңа мәгънәви дәрәҗәдә берләштерүгә ирешкән. Нәҗип Җиһановның күпкырлы эшчәнлеге аны Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә ХХ гасыр музыка мәдәниятенең иң талантлы вәкилләренең берсе дип атарга мөмкинлек бирә”. (Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның композитор Нәҗип Җиһановның тууына 100 ел тулу уңаеннан мөрәҗәгате).

Композитор 8 опера, 3 балет, 17 эре симфоник әсәр, сюиталар, җырлар, күп санлы камера, вокаль һәм инструменталь әсәрләр авторы.
Татарстанда бүген гамәлдә булган музыка сәнгате учреждениеләре һәм оешмаларының барысы да диярлек (Казан дәүләт консерваториясе (академиясе), Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, ТР Дәүләт симфоник оркестры, ТР Композиторлар берлеге, Казан махсус урта музыка мәктәбе (хәзер -консерватория каршындагы лицей) Н.Җиһанов җитәкчелегендә һәм аның турыдан-туры катнашында ачыла.
Әлеге биобиблиографик белешмәлек шушы олуг юбилей уңаеннан төзелде.
Ул 8 бүлектән тора. Биредә композиторның тәрҗемәи хәле, аның тормышын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, Н. Җиһановка багышланган шигырьләр, сценарийлар, фотоархив белән танышырга була. Күренекле композиторның әсәрләре белешмәлектә аерым урын били. Биредә аларның аудиоязмаларын, ноталарын табарга була. Соңыннан библиография бүлеге урнаштырылды. Әлеге бүлек Н. Җиһанов әсәрләре тупланган җыентыклар, аның турында аерым басмаларда, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләр исемлеген үз эченә ала. Шулай ук Интернетта Н. Җиһановка багышланган сайтларга сылтамалар да китерелде.

Белешмәлек татар, рус, инглиз телләрендә төзелде.

Н. Җиһановның тәрҗемәи хәле
Н. Җиһановның тормышы һәм иҗаты турында
Фотоархив

Н. Җиһанов әсәрләре
Н. Җиһановка багышланган шигырьләр

Н. Җиһановка багышланган сценарийлар
Н. Җиһанов турында замандашлары (рус телендә)

Библиография


Соңгы яңарту: 17 апрель 2013, 14:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International