Дәүләт Советының яңалыклары. Татарстан депутатлары мәдәни мирас объектларын саклау эшенә кушыла

Чыганак: http://tat.gossov.tatarstan.ru

Татарстан депутатлары мәдәни мирас объектларын саклау эшенә кушыла



Бүген ТР дәүләт Советында спикер Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләсе буенча депутатлар катнашында киңәшмә узды. Анда ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, прокуратура, Казан шәһәре башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин, киңәшмәне ачып җибәреп, ТРда Тарихи һәм мәдәни мирас елы, РФдә Россия тарихы елы булуын искәртеп, бүгенге көндә тарихи-мәдәни казанышларга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Әлеге эштә депутатларның да катнашуын белдерде. “Бу шәһәр буйлап җәяүләп йөрү генә түгел, мәсьәлә шактый югарылыкта куела. Универсиадага объектлар төзелә, ә Казанның үзәге ташландык хәлдә. Безгә бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән объектларны югалтмаска һәм төзекләндерегә, туристик маршрутка кертергә кирәк”, - диде спикер.

Билгеле булганча, ТР Дәүләт Советы мәдәни мирас объектларын саклауга кагылышлы закон кабул итте. Әлеге законны бозган очракта, 1 млн. сумга кадәр штрафка тарту каралган. “Бу оста кулларда менә дигән корал булачак”, - дип белдерде Ф.Мөхәммәтшин. Аның сүзләренчә, алда торган бу проблемаларга ныклап төшенергә кирәк. Чөнки 2013 елда Казанның Универсиаданы кабул итәсе бар. “Әлбәттә, объектларны төзекләндерү зур чыгымнар сорый. Моны инвесторлар белән берлектә бергәләү финанслау ярдәмендә башкарып чыгу зарур”, - диде спикер.

Узган ел ахырында Татарстан парламенты башлыгы ТР Дәүләт Советы Рәисе боерыгы белән, парламентарийларга республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объектлары беркетелгән иде. Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев – М.С.Венецианов йортын (1906-1910 елларда анда Гроссның шәхси типографиясе урнашкан, ул Казанда китап басуга үз өлешен керткән) һәм Кушаев утарын (К.Насыри ур., 5 йорт); депутат Наил Вәлиев - Чернояровский пассажын; депутат Евгений Ефимов – Фукс йортын (1833 елда анда А.С.Пушкин тукталган); депутат Фәрит Мифтахов – Татарстан урамындагы 8 нче йортны (анда 1913 елда татарның “Сәйяр” дип исемләнгән беренче театр труппасы эшләгән); депутат Мәксүм Сәлахов 1871 елда галим һәм мәгърифәтче Каюм Насыйри яшәгән һәм эшләгән Казан духовный семинариясе бинасын саклау эшендә катнаша. Бүген бу эшне координацияләү җаваплы Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев депутатлар алып барган эш буенча хисап тотты. Ул объектлар буенча мәгълүмат туплануын, аларның хуҗаларының күпчелек очракта депутатлар белән эшләүдә ачык булуын белдерде.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 21:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International