Татарстан Республикасында Русия халыкларының мәдәни мирасы елы

Чыганак: https://realnoevremya.ru/galleries/5432

Халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре  Татарстан Республикасы мәдәниятенең, бер үк вакытта халык иҗатының да, бер  өлкәсен тәшкил итүче  аерылгысыз өлеше. Халык сәнгать һөнәрләрен һәм кәсепләрен саклау, яңарту һәм үстерү мөһим дәүләт бурычы булып тора. Хәзерге вакытта илебезнең мәдәни тормышында  тарихыбызга, милли мәдәнияткә, югалган традицияләргә, рухи мәдәниятнең башлангычына,  фольклорга, халык һөнәрләренә карата кызыксыну артуга бәйле үзгәрешләр булып тора. Быелгы ел Русия халыкларының мәдәни мирасын саклауга багышланды. РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, 2022 ел Россия халыклары мәдәни мирасы елы дип игълан ителде.

«Халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен, этномәдәни күптөрлелекне, барлык халыкларның мәдәни үзенчәлеген һәм этник берләшмәләрне саклап калу максатыннан кабул ителде бу карар», — диелә документта. Бу елның максаты шулай ук Русия халыкларының матди булмаган мирасын (фольклор, йолалар, сәнгать кәсебе, җырлар, биюләр һ.б.) саклау һәм танытудан гыйбарәт. РФ Президенты Мәдәни мирас елын игълан итү тәкъдимен 2019 елның ноябрендә үк хуплады. Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышында ул ел программасын тулыландырырга һәм Россиянең һәр төбәгенең үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәклеген билгеләп үтте.

Россия халыкларының мәдәни мирас елын үткәрү Россиянең барлык халыкларының үзенчәлекле традицияләрен, һөнәрләрен һәм сәнгатен үстерүне хуплауга,  булышлык итүгә юнәлдерелгән.

Илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче халыкларның үзенчәлекле  мәдәниятен популярлаштыру, дини һәм милли кыйммәтләргә хөрмәт тәрбияләү күпмилләтле дәүләтебездә тынычлык һәм татулык нигезен тәшкил итәчәк. Тагын бер кат музейларның, тарих һәм мәдәният һәйкәлләренең, тарихи һәм ландшафт территорияләренең торышына игътибар итәргә, яңа буынга ата-бабаларыбыз калдырган мәдәни мирасны саклауның әһәмиятен җиткерү өчен яхшы мөмкинлек булачак.

2022 ел - Русия халыкларының мәдәни мирасы елы

Татарстан Русия халыкларының мәдәни мирасы елында

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 1 июне, 15:03

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International