Татарстанның театр сәнгате. Россиядә игълан ителгән Театр елына багышлап

Театр − яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

ГабдуллаТукай

Театр елы – илнең мәдәни тормышы өчен һәм иҗтимагый аң фомалаштыру өчен  бик мөһим вакыйга. Театр җәмгыять һәм мәдәният үсеше белән бик тыгыз бәйләнгән.  Театр сәнгате аша, дөньяга караш, әхлакый принциплар, рухи байлык формалаша, эстетик зәвык тәрбияләнә.

2018 нче елның 18 апрелендә РФ Президенты В. В. Путин Россиянең театр әһелләре берләшмәсе рәисе Александр Калягинның 2019 нчы елны Театр елы дип игълан итү турындагы тәкъдимен хуплады. 2019 ел Россиядә Театр елы итеп игълан ителде. Театр елын уздыру турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. «Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан Россия Федерациясендә 2019 елны Театр елы итеп уздырырга», − диелгән указда.

Бу вакыйга республика театрлары эшлеклеләре өчен дә зур бәйрәмгә әйләнде. Әтнә дәүләт драма театрының   100 еллык юбилее уңаеннан Татарстан Республикасында Театр елын Әтнәдә ачтылар.

Татарстанның театр сәнгатенең бай тарихы һәм матур традицияләре бар. Театр елында республикада төрле фестивальләр − «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале, төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивале, Качалов театр фестивале, Ф. И Шаляпин исемендәге опера фестивале, Р.Нуриев исемендәге классик балет фестивале,   һ. б., «Яңа татар пьесасы» бәйгесе уздырылачак, «Тантана»  Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә һөнәри премиясе тапшырылачак. Яшь тамашачылар өчен яңа проектлар да каралган.

Әлеге электрон белешмәлек Россиядә игълан ителгән Театр елына багышлап төзелде. Ул 9 бүлектән тора. Биредә Россиядә Театр елы игълан ителү уңаеннан кабул ителгән документлар, планлаштырылган чаралар программасы, Татарстанның театр сәнгате үсеше, Татарстан Республикасы театрлары, татар театры тарихы, аның күренекле эшлеклеләре турында материаллар тупланды. Фотоархив, видеоматериаллар (татарча спектакльләр, театраль чаралар), театрга багышланган сценарийлар, методик материаллар, презентацияләр урын алды. «Библиография» бүлегендә Татарстанның театр сәнгатен яктырткан, ТР Милли китапханәсе фондларында булган чыганаклар исемлеге китерелде. Шунда ук Татарстанның театр сәнгатенә багышланган Интернеттагы сайтларга  сылтамалар да бирелде. Белешмәлек рус һәм татар телләрнедә төзелде.

Россиядә Театр елы

Татарстанда Театр елы

Татарстанның театр сәнгате

Татар театры тарихы

Татар театрының күренекле эшлеклеләре

Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә бирелә торган дәүләт бүләкләре

Белешмә материаллар

Фотоархив

Иллюстратив материаллар

Видеоматериаллар

Татарча спектакльләр

Сценарийлар, методик материаллар, презентацияләр

Методик материаллар

Сценарийлар

Презентацияләр

Татарстан театрлары

Театр  − балаларга

Мәкаләләр

Татарстанның халык театрлары

Библиография

 

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 30 мае, 10:57

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International