Казанда беренче татар җәмәгать китапханәсе

ХХ йөз башындагы милли-рухи яңарыш елларында татар халкының укымышлы вәкилләре Казан шәһәрендә милли китапханә ачу мәсьәләсен кузгаталар. Күренекле татар журналисты, галим һәм педагог, җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди аларның таләбен берничә мәртәбә шәһәр Думасына җиткерә. Кабат-кабат мөрәҗәгать итүләрдән соң, ниһаять, 1905 елның 8 февралендә үтенеч канәгатьләндерелә. Кирәк-ярак сатып алу өчен 590 сум акча, октябрь аенда китапханә өчен «Болгар» кунакханәсенең өченче катыннан кечерәк кенә ике бүлмә бирелә. Ә.Максуди Закир Сәетзадә исемле кешене үзенә ярдәмгә һәм китапханәгә хезмәткәр итеп ала. Фонд туплау өчен шәһәр Думасы биргән акча гына, әлбәттә, җитми. Әхмәтһади Максуди үзе 100 китап, бертуган Кәримовлар 488 китап бүләк итәләр. Китапханә, Казан шәһәр Җәмәгать китапханәсенең мөселман филиалы буларак, 1906 елның 2 гыйнварында рәсми рәвештә ачыла. Бу көн вакытлы матбугат битләрендә күренекле вакыйга итеп билгеләп үтелә. Башлангыч эше чорында «Көтепханәи исламия»нең (китапханә шулай дип атап йөртелә) фондын 915 исемдәге 1277 нөсхә китап тәшкил итә. Озак та үтми китапханә Россиядәге татар мәгърифәт үзәкләренең берсенә әверелә.

1916 елның 2 гыйнварында «Көтепханәи исламия»нең 10 еллык юбилее үткәрелә. Тантанада, татар жәмәгатьчелеге белән бергә, рус галимнәре дә катнаша. Ә.Максуди җыелган халык алдында ун еллык эшкә хисап ясый. Бу вакытта инде «Көтепханәи исламия» хәзерге Тукай белән Париж Коммунасы урамнары кисешкән чатта Кәримовлар йортының беренче катында чагыштырмача киң һәм якты бинада эшли. Әдәбият исемлеге дә 3500 данәгә җитә, фонд аерым кешеләр бүләк иткән китаплар хисабына тагын да байый. Гарәп, фарсы, төрек әдәбияты туплана. «Әлгасрел-җәдит», «Шура», «Чүкеч», «Яшен», «Ялт-йолт», «Мелла Насретдин» журналлары, «Йолдыз», «Вакыт», «Бәянел-хак», «Кояш», «Әхбар», «Азат», «Азат халык», «Казан мөхбире», «Нур», «Таң йолдызы», «Урал», «Идел», «Тәрҗеман», «Шәркый рус» газеталары алына.

«Кояш» газетасының 1913 елгы 14 гыйнвар санында басылган «Казан Көтепханәи исламиясе» исемле мәкаләдә укучыларның Г.Тукай, Г.Камал, Ф.Әмирхан, Ф.Кәрими, Р.Фәхретдинев, рус язучыларыннан Толстой, Пушкин, Тургенев, Гоголь, Лермонтов, Островский, Достоевский, Горький, Л.Андреев, Көнбатыш Европа язучыларыннан Байрон, Шекспир әсәрләрен яратып укулары әйтелә. Һәрхәлдә, «Көтепханәи исламия» милли әдәбиятны гына туплау белән чикләнми, киштәсендә егерме исемдә рус газеталары һәм журналлары да тора. Китапханә укучыларын фән һәм мәдәниятнең төрле тармаклары белән таныштыруны максат итеп куя. Китаплар күрсәткечендә фәлсәфә, хокук, социология, технология, авыл хуҗалыгы, математика, табигать, медицина, рус тарихы буенча әдәбият исемлеге бирелгән.

Китапханәнең беренче һәм төп укучылары - Казанның «Мөхәммәдия», «Халидия», «Касыймия» һәм башка мәдрәсә шәкертләре, гимназия яшьләре була. Яшьләр монда имтиханга хәзерләнгәннәр, үзләрен кызыксындырган әдәбият белән танышканнар. Бу мәгърифәт йортына халык торган саен күбрәк тартылган. 1906 елда аңа 13000 кеше керсә, 1915 елда ул 22373 кешегә хезмәт күрсәткән. Китаплар өйгә бирелмәгән, һәркөнне уку залына 150 кеше кереп утырып, үзләренә гыйлем һәм мәгълүмат алган. Кайбер көннәрдә урын көтеп, чират тезелүе турында газета битләрендә мәгълүматлар бар.

1905 елда 30 татар хатын-кызы, Казан шәһәр Җәмәгать китапханәсенә керү өчен рөхсәт сорап, губернаторга гариза бирә. Гариза 8 ел хәрәкәтсез ята. «Китапханәи исламия» ачылгач кына татар хатын-кызларының үтенече канәгатьләндерелә. Аларга 1913 елдан башлап якшәмбе көннәрдә көндезге сәгать 12 дән 4 кә кадәр уку залына керү хокукы бирелә. Бу вакыйга шулай ук, татар хатын-кызларының белемгә, иҗтимагый тормышка омтылышын чагылдырган зур яңалык итеп, газета битләрендә урын ала.

Әлеге китапханә 1920-1929 елларда «Мәркәз шәрык китапханә-музее» дип атала. 1923 елда китапханәдә танылган язучы Мирхәйдәр Фәйзинең эшләгәнлеге мәгълүм. Ул китапханәдә әдәби түгәрәк оештыра, кызыклы күргәзмәләр, бай эчтәлекле массакүләм мәдәни чаралар үткәрә.

1929 елда китапханә фондының зур өлеше Казан университеты китапханәсенә күчә, китапларның бер өлеше Татарстан Китап палатасына да тапшырыла. Мәркәз шәрык китапханәсен калган китап фонды белән Казан шәһәренең Үзәк китапханәсенә кушалар. Үзәк шәһәр китапханәсе 1934 елда Өлкә, 1941 елда ТАССРның В.И.Ленин исемендәге республика, 1991 елда Татарстан Республикасының Милли китапханәсе итеп үзгәртелә. Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге - Әхмәтһади Максуди оештырган «Көтепханәи исламия»нең дәвамчысы, аны үзенең рухи нигезе, башлангычы дип исәпли. Нәкъ менә шушы бүлек татар әдәбиятын, фәннең бөтен тармакларына караган татарча китапларны, татарлар һәм Татарстан, туган як турындагы әдәбиятны туплау, саклау, өйрәнү белән шөгыльләнә, аларны китапханәгә килгән кешеләргә тәкъдим итә.

Күренгәнчә, Ә.Максудиның һәм шул чорда яшәгән фидакяр милләттәшләребезнең халыкны китаплы, китапханәле итү юлында куйган зур хезмәте җуелмый, яңа шартларда һәм яңа юнәлешләрдә дәвам итә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International