Фатих Хөсни. Биобиблиографик белешмәлек.


2008 елда Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, «Йөзек кашы», «Җәй башы», «Авыл өстендә йолдызлар», «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел», «Мәйдан», «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» исемле роман, повестьлары, күпсанлы хикәяләре белән татар әдәбиятының классигы булып танылган әдип Фатих Хөснинең тууына 100 ел тулды.
Ф. Хөсни иҗат эшчәнлеген төрле жанрда сынап карый. Яшь вакытта шигырьләр яза, иҗатында драматургия, публицистика, әдәби тәнкыйть жанрлары да күренекле урын алып тора. Ә тора-бара хикәя (проза) жанрына күчә һәм хикәя остасына әверелә. Балаларга махсус атап язган хикәяләреннән «Сипкелле малай», «Җүлә - кайгылы эт», «Малай, чиләк, әби», «Чия төше» һ. б., күләмлерәк әсәрләреннән - «Йөзек кашы» повесте , «Җәяүле кеше сукмагы» романы - һәркайсы гаять үзенчәлекле, әдәби яктан ныклап уйланылган, сюжетына-эчтәлегенә тирән мәгънә салынган, теле гаҗәеп бер камиллек дәрәҗәсенә җиткерелеп иҗат ителгән әсәрләр.
Әлеге биобиблиографик белешмәлек күренекле әдипнең юбилее уңаеннан төзелде. Белешмәлектә материаллар биш төп бүлеккә бүленеп урнаштырылды. Язучының тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турындагы мәкаләләрнең тулы текстлары, фотоархив бирелде. Ф. Хөснинең әсәрләре – ике повесте һәм тугыз хикәясе урын алды. Соңыннан библиография, Ф. Хөснигә багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар урнаштырылды.

Ф.Хөснинең тәрҗемәи хәле
Ф.Хөснинең тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр

Аудиоязмалар

Фотоархив

Ф.Хөсни әсәрләре

Аудио-әсәрләр

Фатих Хөсни иҗатына караган методик материаллар

Фатих Хөсни исемендәге премия

Библиография
 
 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 5 апреле, 09:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International