Казакъстан: ил, кешеләр, йолалар

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Бүгенге Казакъстан дөньяның алга киткән илләреннән санала. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт) куелган «Казакъстан: ил, кешеләр, йолалар» дип аталучы экспозиция казакъ халкының һәм иленең тормыш-көнкүрешен, тарихын, табигатен чагылдыра.

Күргәзмә Казакъстан Республикасы, аның тарихы белән таныштыручы китаплар белән ачыла. «Казакъстан Бөек Ватан сугышы елларында» дигән басма казакъ халкының фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыгын сурәтли.

Хәзерге Казакъстан – Байконур һәм Медео, яңа архитектура корылмалары белән танылган Астана, матур табигать һәм базар икътисадлы югары үсешле дәүләт. «Ак Орда» дип аталган фотоальбом ак мәрмәрдән һәм граниттан төзелгән Президент биләмәләренә багышланган. О.Видованың «Нурсолтан Назарбаев» дигән китабы республика Президенты, абруйлы шәхес һәм сәясәтче турында. Назарбаев җитәкчелегендә Казакъстан дөньякүләм алдынгы илләрдән санала башлады. Аның матур табигатен, истәлекле урыннарын сурәтләүче фотоальбом да туристлар өчен кызыклы булыр.

Казакъ мәдәнияте халыкның күчмә яшәү рәвешенә бәйле формалашкан. Милли китапханә фондларыннан алынган материаллар казакъ халкының бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре, музыкасы, әдәбияты турында сөйли. Олжас Сөләймановның «Аз и Я» китабы да заманында зур популярлык казанган иде.

Казакъ һәм татар халкы гомер-гомергә дус һәм аралашып яшәгән. Күргәзмәдә казакъ әдәбиятының татарчага тәрҗемә үрнәкләре дә урын алган. Казакъстанда да татар язучыларының әсәрләрен укыйлар һәм яраталар. Татарлар ил тормышында актив катнаша. Күргәзмәдә шулай ук Казакъстан белән Татарстанның мәдәни һәм икътисадый бәйләнешләрен яктырткан вакытлы матбугат басмалары белән дә танышырга мөмкин.

Күргәзмә май ахырына кадәр эшли, рәхим итегез!

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International