«Александр Сергеевич Пушкин Казан губернасында»

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

2024 елның 6 июнендә бөек рус шагыйре, драматург, прозаик Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тула. Бу мөһим вакыйга уңаеннан, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең (Пушкин ур., 86нчы йорт) классик уку залында кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге тарафыннан «А.С.Пушкин – Казан губернасында» дигән күргәзмә оештырыла.


 

1833 елның сентябрендә А.С.Пушкин, Пугачев восстаниесе турында материаллар җыю өчен, Казан һәм Оренбург губерналарына сәфәргә чыгарга ниятли. «Пугачёв бунты тарихы»н язу вакытында, ул бәрелешләр булган урыннарны барып күрергә, 1773-1775 еллардагы крестьяннар сугышы вакыйгаларының шаһитләре белән сөйләшергә дигән фикергә килә. Казанда уздырган көннәре дә Пушкинның ул көздә кичергән иҗат күтәренкелегенең аерылгысыз бер өлеше була.


 

«Бу якларга юкка гына килмәдем», дип яза Пушкин Казанда булуы турында үзенең хатынына юллаган хатта. Бу сәфәрендә җыйган материалларны ул «Пугачев бунты тарихы» дип аталган тарихи монографиясендә һәм, шулай ук, «Капитан кызы» романында (повесть) файдалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International