Универсиаданы каршылап...

2013 елның 18 июне, сишәмбе
Республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә 2013 нче елның июль аенда студентларның XXVII нче Бөтендөнья Җәйге Универсиадасы узачак. Универсиадага чакыру дөньяның 250 иленә җибәрелгән. Йөздән артык ил вәкилләре бу чарада катнашачакларын раслаган инде. Универсиадада спортчылар һәм рәсми делегация вәкилләре саны 13 мең кешедән артып китәчәк.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт, 2 нче кат), Универсиадага багышлап, «Татарстанның спорт казанышлары» дип аталган күргәзмә эшли башлады. Татарстан спортының тарихы, хәзерге көндәге торышы, атаклы спортчылар һәм аларның спорт уеннарындагы казанышлары белән кызыксыну беркайчан да кимеми. Шуңа күрә күргәзмәнең төп максаты – мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә Милли китапханә фондларында саклана торган, төрле елларда татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән басмалар, илкүләм һәм халыкара ярышларда зур уңышларга ирешкән Татарстан спортчыларның сурәтләре куелган.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән әлеге күргәзмә спорт яратучыларны һәм аның тарихы белән кызыксынучыларны битараф калдырмас.







ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International