ТР Милли китапханәсенең классик уку залында яңа китап күргәзмәсе ачылды. Экспозиция Африка әдәбиятына багышланган — ул тулы бер кыйтганың рухын һәм байлыгын ачып бирә торган үзенчәлекле күренеш.

«Саванна белән мегаполис арасында» күргәзмәсендә танылган Африка язучылары — Тахар Бенжеллун, Камара Лайе, Питер Абрахамс һәм башкаларның әсәрләре тәкъдим ителә. Аларның китаплары аша без Африка илләренең катлаулы тарихын һәм бүгенге проблемаларын яхшырак аңлый алабыз. Авторлар ирек өчен көрәш, кеше хокуклары, традицияләр белән заманча тормыш арасындагы каршылык кебек мөһим темаларны күтәрә.
.jpg)
Һәр китап — үзе бер сәяхәт: апартеид чорында барган драматик вакыйгаларны сурәтләгән «The path of thunder» әсәреме, яисә кызыклы детектив «The Second Death of Goodluck Tinubu»мы — барысы да укучыны үзенә җәлеп итә. Укучыларны Африка әдәбияты дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә чакырабыз — ул без күнеккән Европа әдәбиятыннан шактый аерылып тора.