Апрель аенда Милли китапханәнең иң актив укучы булган Казанның 121 нче лицее укучысы Таһир Салиевны котлыйбыз. 30 көн эчендә ул үзенең уку билетына 39 китап рәсмиләштергән.
Таһир Татьяна Михееваның яшүсмерләр өчен повестьларын ярата һәм Александр Куприн хикәяләрен укый.
Таһир Салиевны «Айның иң яхшы укучысы» мактаулы исеме белән котлыйбыз! Алга таба да үзен илһамландырачак яңа китаплар табуын телибез!