Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге «1 июнь – Балаларны халыкара яклау көне» дигән виртуаль күргәзмә-презентация тәкъдим итә.
Балаларны яклау көне җәйнең беренче көненә туры китерелгән, ул иң өлкән халыкара бәйрәмнәрнең берсе – 1950 елдан бирле уздырыла. Аны үткәрү турындагы карар Хатын-кызларның халыкара демократик федерациясе тарафыннан махсус сессиядә 1949 елда кабул ителгән. БМО әлеге башлангычны хуплаган һәм балаларның хокукларын, тормышын һәм сәламәтлеген яклауны үз эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе дип билгеләгән.
Балаларны халыкара яклау көне – ул, кешелекле һәм гадел җәмгыять төзүнең әһәмиятле шарты буларак, балаларның тормышка, фикер һәм дин ирегенә, белем алуга, ял итүгә, шулай ук физик һәм психологик көч кулланудан саклануга, балалар хезмәтен эксплутацияләүдән яклануга хокукларын үтәү зарурлыгы турында, барыннан да бигрәк, өлкәннәрнең исенә төшерү.
Бала хокукы халыкара хокук дәрәҗәсендә каралган беренче һәм төп хокукый документ дип 1989 елның 20 ноябрендә БМО кабул иткән Бала хокукы турында Конвенция санала. Аны 61 ил имзалый, СССРда Конвенция 1990 елның 13 июлендә ратификацияләнә.
Россиядә балаларның хокукларын «Россия Федерациясендә бала хокукының төп гарантияләре турында» Федераль законы яклый. Ул балаларның Россия Федерациясе Конституциясендә каралган хокукларына төп гарантияләрне һәм аларның кануни мәнфәгатьләрен билгели. Дәүләт балачакның кеше тормышындагы мөһим этап булуын таный һәм балаларны җәмгыятьтәге тулы канлы тормышка әзерләү, аларда иҗтимагый әһәмиятле һәм иҗади активлыкны үстерү, югары әхлакый сыйфатлар, ватанпәрвәрлек тәрбияләү өстенлеге принципларыннан чыгып эш итә.
Китапханә фондларыннан алынып, виртуаль күргәзмәгә куелган мәгълүмат чыганаклары түбәндәге бүлекләргә төркемләнде:
Барлык балалар да бәхетле булсын. Бәйрәм белән!