2024 елның март-октябрь айларында илебез китапханәләре арасында иң яхшы библиографик басмага Бөтенроссия конкурсы узды. Россия китапханәләр ассоциациясенең Библиография һәм мәгълүмати-библиографик хезмәт күрсәтү секциясе, Россия дәүләт китапханәсе, Россия милли китапханәсе, Чиләбе өлкә универсаль фәнни китапханәсе оештырган конкурста Россия Федерациясенең 87 китапханәсеннән 132 хезмәт катнашты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе төзеп чыгарган «Равил Фәйзуллин / төз. Л.М. Заһитова; мөх-ре И.Г. Һадиев. – Казан: «Милли китап» нәшр., 2023. – 224 б. – («Татар әдипләре» сериясе)» биобиблиографик күрсәткече «Биобиблиографик һәм персональ библиографик басмалар» номинациясендә II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.