ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) апрель аенда да күренекле шәхесләрнең иҗатларын җәмәгатьчелеккә таныту юнәлешендәге эшчәнлеген дәвам итә. Бүлектә төрле кызыклы очрашулар, мәгълүмат сәгатьләре үткәрелә, китап күргәзмәләре һәм тупланмалары куела.

2018 нче елның 16 нчы апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре, «Ватаным Татарстан» газетасының бер гасырлык юбилее уңаеннан, Татарстанның Мәгарифне үстерү институты уку залында республикабызның төрле районнарыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу үткәрде. 

2018 нче елның 16 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) Татарстанның атказанган артисты, Буа татар дәүләт сатира һәм юмор театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев белән очрашу узды.

2018 нче елның 16 нчы апреле көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Татарстанның Мәгарифне үстерү институтында, «Мәгариф» журналының 105 еллык юбилее уңаеннан, районнарда һәм Казан мәктәпләрендә белем бирүче татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре өчен журнал редакциясе вәкилләре белән очрашу үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International