Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) апрель аенда да күренекле шәхесләрнең иҗатларын җәмәгатьчелеккә таныту юнәлешендәге эшчәнлеген дәвам итә. Бүлектә төрле кызыклы очрашулар, мәгълүмат сәгатьләре үткәрелә, китап күргәзмәләре һәм тупланмалары куела.
Күргәзмәләрнең беренчесе татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның (1886–1913) тууына 132 ел, вафатына 105 ел тулуга багышланган. Ул үзеннән соң килгән буыннарга зур иҗади мирас калдырды һәм халык тарафыннан биниһая зур хөрмәт казанды.
Г.Тукайның әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителгән, алар зур тиражлар белән басылалар. Аның иҗаты музыкаль әсәрләр иҗат итү өчен дә саекмас чыганак булып тора. Шагыйрьнең туган көнендә һәр ел саен Татарстанның шәһәр һәм районнарында танылган язучылар, шагыйрьләр һәм меңләгән шигърият яратучылар катнашында шигырь бәйрәмнәре уза.
Шагыйрь образы татар әдәбиятында киң чагылыш таба. Язучылар һәм әдәбият белгечләре Г.Тукайга багышлап әсәрләр иҗат итәләр, фәнни хезмәтләр язалар. Әдипнең тормыш һәм иҗат юлы буенча тирәнтен эзләнүләр алып баралар, иҗатыннан һәм тәрҗемәи хәленнән яңа фактлар ачалар.
Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә Габдулла Тукайга багышлап куелган «Халык шагыйре – Габдулла Тукай» дигән күргәзмәнең максаты – шагыйрь шәхесе һәм иҗаты турында тулы мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә китапханә фондларында булган китап басмалары куелган. Шагыйребез иҗатын яратучылар өчен күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият кызыклы һәм файдалы булачак.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан 26 нчы апрельдә Туган тел бәйрәме уза. Шул уңайдан «И, туган тел...» дип аталган күргәзмә дә укучылар игътибарын җәлеп итәрлек итеп төзелгән. Биредә татар теленең килеп чыгышын, аның катлаулы һәм бай тарихын чагылдырган басмалар куелды.
Әлеге күргәзмәләр татар әдәбиятының, теленең байлыгына һәм зурлыгына тагын бер кат инанырга ярдәм итә.