2018 елның 10 июлендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе башкала халкы һәм кунаклары өчен Казан шәһәренең Кабан күле яр буенда экскурсия оештырды.
2018 елның 14 июлендә атаклы рус шагыйре һәм XVIII гасыр дәүләт эшлеклесе, Казан губернасында туган Гавриил (Гаврил) Романович Державинның (1743–1816) тууына 275 ел тула. Бу истәлекле дата уңае белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Кремль ур., 33) «Мин үземә гаҗәеп вә мәңгелек һәйкәл салдым» исемле китап күргәзмәсе эшли башлады.