Франция нинди ул?

2013 елның 31 мае, җомга
2013 нче елның 30 нчы маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Казан педагогия колледжының француз мәдәнияте белән кызыксынучы студентлары өчен кичә узды.
Кичәдә катнашучылар бу илнең кызыклы тарихы, мәдәни традицияләре һәм хәзерге яшәеше белән таныштылар.
Кунаклар «Барлык юллар да Парижга илтә» викторинасында актив катнаштылар. Франция – дөньякүләм танылган мода башкаласы, шуңа да «Әкәмәт эшләпәләр» конкурсы зур уңыш белән узды. Кичәдә күренекле француз җырчылары Джо Дассен, Далида, Фло, Лэсли һ.б. башкаруындагы җырларның язмалары яңгырады.
Студентлар чит телләрдәге әдәбият бүлегенең бай фонды турында мәгълүмат алдылар һәм Франциягә багышланган китаплар һәм альбомнар карадылар.









ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International