Рөстәм Миңнеханов ТР Милли китапханәсе директорына дәүләт бүләге тапшырды

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе

29 апрельдә Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.

Бүләкләр республика үсешенә зур өлеш керткән татарстанлыларга бирелде. Чара 1 Май һәм Җиңү көне уңаеннан оештырылды.

Мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Фатыйх кызы Тимерҗанова «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының медале белән бүләкләнде. Югары бүләкне аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды.

«Бүген бу залда үз эшенең осталары — югары дәүләт бүләкләренә лаек булган һөнәр ияләре җыелды: хезмәт ветераннары, нефтьчеләр, мәдәният эшлеклеләре, төзүчеләр, юристлар, мәгариф һәм сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре. Сезнең казанышлар республика икътисадының төрле тармаклары гармонияле үсештә булуын күрсәтә», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Сез — хезмәт коллективлары, балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен үрнәк һәм горурлык», — дип өстәде ул.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының медале — республика үсешенә аеруча зур өлеш керткән өчен бирелә торган дәүләт бүләге. Төрле елларда аны җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән Руслан Аушев һәм Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук хәрби хезмәткәрләр дә алган.

Моңа кадәр, 2024 елда, XXVIII Бөтенроссия китапханә конгрессы ябылу кысаларында, Мәдинә Тимерҗанова Россия китапханә ассоциациясенең «Китапханәләр үсешенә керткән өлеш өчен» медале белән дә бүләкләнгән иде.

29 апрельдә Казан Кремлендә узган тантанада барлыгы 51 дәүләт бүләге тапшырылды.

Май бәйрәмнәре алдыннан Рөстәм Миңнеханов бүләкләнүчеләргә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе үсеше хакына яңа казанышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International