1 Май һәм Җиңү көне алдыннан ТР Милли китапханәсенең сирәк фондыннан раритетлар белән уртаклашабыз.
Беренче ике артефакт — 1 Май һәм Яңа ел уңаеннан чыгарылган махсус почта бланклары. Бөек Ватан сугышы елларында алар солдатларга гадәти «өчпочмак» хатлар белән бергә бирелгән. Бу идеологик эшнең бер өлеше һәм фронт белән тыл арасындагы элемтәне саклау ысулы булган. Бланкларда Кызыл Армия сугышчылары сурәтләре, көрәш күренешләре яки тыныч тормыш мизгелләре тасвирланган.
.jpg)
1942–1945 елларда 1 Майга багышланган, дошманны тар-мар итәргә чакыручы махсус открыткалар да чыгарылган. 1943, 1944 һәм бигрәк тә 1945 ел Яңа елына багышланган басмалар зур тираж белән нәшер ителеп, тиздән җиңү буласына ышанычны ныгытуга юнәлдерелгән. Гамәлдәге армиядән җибәрелгән барлык хатлар һәм почта карточкалары бушлай булган, аларга марка ябыштыру таләп ителмәгән.
Өченче артефакт — 1942 елгы хәрби заем облигациясе.
.jpg)
1942–1945 елларда барлыгы дүрт хәрби заем чыгарылган, анда якынча 70 миллион кеше катнашкан. Облигацияләргә язылу еш кына предприятиеләрдә мәҗбүри-ирекле рәвештә хезмәт хакыннан тотып калу юлы белән оештырылган. 20 елга исәпләнгән отышлы (елына 4% керем) һәм процентлы (елына 2% керем) облигацияләр чыгарылган. Сугыш елларында халык мондый заемнарга якынча 90 миллиард сум акча керткән — бу сугышка кадәрге барлык еллар белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Әлеге заемнар дәүләт өчен мөһим өстәмә керем чыганагы булган.
Облигацияләр сатудан кергән акчалар танклар, очкычлар, артиллерия корылмалары һәм Кызыл Армия өчен сугыш кирәк-яраклары җитештерүгә юнәлтелгән. Моннан тыш, заемнарга язылу халыкта патриотик хисләр тәрбияләгән, гражданнарга җиңүне якынайтуда турыдан-туры катнашу мөмкинлеге биргән.