«Казан–Түбән Варта» видеокүперендә шагыйрә Илсөяр Иксанова белән очрашу

2021 елның 19 декабре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Төмән өлкәсе Түбән Варта шәһәренең 5 нче номерлы китапханәсе китап сөючеләрен видеокүпер аша татар язучылары белән әледән-әле очраштырып тора. 5 нче шәһәр китапханәсе – Төмән өлкәсенең Ханты-Манси автономияле округында, ягъни Юграда, татар һәм башкорт китаплары булган бердәнбер махсус китапханә. Ул Түбән Варта шәһәре халкына егерме елдан артык хезмәт күрсәтә, төрле-төрле кызыклы чаралар, китап укучылар конференцияләре, күңелле ял кичәләре үткәрә.

2021 елның 11 декабрендә видеокүпер аша чираттагы очрашу булды. Бу юлы ул шагыйрә, журналист, С.Сөләйманова, Һ.Такташ премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Иксанова белән, аның иҗатына багышлап үткәрелде. Шагыйрәнең иҗаты китап сөючеләргә яхшы таныш. Ул студент елларында  ук иҗат эше белән җитди шөгыльләнә, шигырьләре көндәлек матбугат битләрендә еш күренә. Журналист буларак, кызыклы шәхесләр, әдәбият-сәнгать әһелләре турында язылган мәкаләләре, алар белән оештырган интервьюлары аша үзен таныта. 1991 елда шагыйрәнең «Ышанасы килә» дигән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Хәзерге вакытта аның җиде китабы дөнья күргән.

Очрашу бик күңелле һәм кызыклы узды. Укучыларның күпсанлы сорауларына җавап биреп, Илсөяр ханым Иксанова үзенең очрашудан бик канәгать калуын һәм Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең туган телләрен белүенә, татар әдәбиятын яратып укуларына шатлануын һәм үзенең иҗатына карата бирелгән мәгънәле сорауларга соклануын, югары бәя бирүләренә ихлас куануын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International