Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Шагыйрьләр дөньясы – Мир поэтов» дип исемләнгән күргәзмә әзерләде. Әлеге күргәзмә гыйнвар аеның юбилярлары: Айдар Хәлим, Зөлфәт, Разил Вәлиевкә багышланган:
1 гыйнвар – язучы, публицист, жәмәгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге премиясе лауреаты Айдар (Борис) Нәҗметдин улы Хәлимгә 80 яшь (1942);
3 гыйнвар – күренекле шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәтнең (Дөлфәт Госман улы Маликовның) тууына 75 ел (1947-2007);
4 гыйнвар – Татарстанның халык шагыйре, прозаик, драматург, дәүләт эшлеклесе, ТАССРның һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиевкә 75 яшь (1947).
Шушы уңайдан татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Шагыйрьләр дөньясы – Мир поэтов» дип исемләнгән күргәзмә әзерләде.
Әлеге күргәзмәнең төп максаты – укучыларны әлеге әдипләрнең Милли китапханә фондларында сакланган әсәрләре белән таныштыру.
Әлеге күргәзмәнең төп максаты – укучыны әлеге әдипләрнең Милли китапханә фондларында сакланган әсәрләре белән таныштыру.