2022 елның 23 февралендә күренекле рәссам Бакый Урманченың (1897-1990) тууына 125 ел була. Шул уңайдан ТР Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Остаз: Бакый Урманченың тормышы һәм иҗаты» дип аталган күргәзмә әзерләде. Анда бөек рәссамның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган китаплар куелды.
Бакый Урманче — киңкырлы талантка ия булган беренче рәссам. Ул берьюлы нәкыш остасы да, график, сынчы да, монументалист та, театр рәссамы да. Аның 100дән артык скульптура әсәре, 400гә якын нәкыш картиналары, меңнәрчә графика әсәрләрен үз эченә алган иҗаты халыкка билгеле. Урманченең эшләре Россиянең 20дән артык музеенда, чит илләрдә, шул исәптән Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее фондларында, шәхси галереяларда саклана.