Классик залда «Агачлар ни сөйли. Агачлар турында китаплар» күргәзмәсе барлыкка килде.
Урманнар – планетаның үпкәләре, кызганыч, әмма урманнар территориясе даими рәвештә кими бара. Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы инициативасы белән 2011 елдан башлап майның икенче шимбәсендә «Бөтенроссия Урман утырту көне» уңаеннан экологик акция үткәрелә. Бу датага без агачлар турында китаплардан күргәзмә әзерләдек.
Биредә агачларның серле тормышы турында мавыктыргыч китапларны һәм әдәби әсәрләрн таба аласыз.
«Креативлык. Дөньяга караш чикләрен киңәйтү» күргәзмәсен яшүсмерләр залында карый аласыз.
Әлеге китаплар яшүсмерләргә иҗади аңны үстерергә, сыгылмалы һәм үзенчәлекле фикер йөртергә, шулай ук, җәмгыятьтә үзеңне күрсәтергә өйрәнергә ярдәм итә.
Ә балалар залында «Чуковский гына түгел. Балалар өчен заманча классика» күргәзмәсен урнаштырдык.
Төрле китап геройлары белән бергә кечкенә укучыларыбыз төрле хисләр кичерергә, аралашырга, үз теләкләренә колак салырга һәм хәтта үз чикләрен якларга өйрәнәчәк.