«Милләтне кайгырткан әдип һәм журналист»

2013 елның 12 июле, җомга
Егерменче гасыр башы татар әдәбиятыннан хәбәрдар
затлар, әдәбият тарихчылары күзаллавында барыннан да
бигрәк шагыйрь, шулай ук прозаик, балалар язучысы,
журналист-публицист сыйфатында гәүдәләнә ул...
Зөфәр Рәмиев

Зариф Шәрәфетдин улы Бәшири (Бәширов) 1888 нче елның 5 нче маенда элеккеге Казан губернасы Чивил (Цивильск) өязенең (хәзерге Татарстан Республикасы Кайбыч районы) Чүти авылында туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. 1898-1902 нче елларда Буа, 1907-1908 нче елларда Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый.
Әдипнең «Яшә, хөррият, яшә!» исемле беренче шигыре «Казан мөхбире» газетасында басыла. «Милләт кайгысы» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1907 нче елда дөнья күрә. 1908-1910 нчы елларда «Тутый тавышы», «Җуаткыч», «Яз тамчылары», «Хиссият баскычлары» исемле шигырь китаплары басылып чыга. Иң җитди әсәрләре – «Язгы кояш», «Иртәнге азан» поэтик җыентыклары, «Чуаш кызы Әнисә» повесте, «Замандашларым белән очрашулар» исемле истәлекләр китабы. Зариф Бәширинең күпчелек шигырьләре мәгърифәткә, яктылыкка өндәү, гади кешеләрнең бәхетсез язмышына уфтану, көнкүрештә очрый торган тискәре якларны тәнкыйтъ итү хисе белән сугарылган.
Ярты гасырдан артыкка сузылган иҗат гомерендә Зариф Бәшири өч йөзләп шигырь, дистәләгән поэма һәм шигъри хикәя, проза әсәре, очерклар, күпсанлы мәкаләләр язып бастыра.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында язучы, тәрҗемәче, журналист Зариф Шәрәфетдин улы Бәширинең (1888–1962) тууына 125 ел тулуга багышланган, «Милләтне кайгырткан әдип һәм журналист» дип аталган күргәзмә куелды. Күргәзмәдә әдипнең ХХ нче гасыр башында гарәп графикасында дөнья күргән китаплары белән танышырга мөмкин. Шулай ук әдипнең төрле елларда вакытлы матбугатта басылган мәкалә һәм шигырьләре дә урын алган. Биредә, әдипнең хезмәтләре белән бергә, аның турындагы әдәбиятның да бер өлеше бар.





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International