«Хәзерге көндә китапханәләрнең туган якны өйрәнү эшчәнлеге: яңа бурычлар һәм яңа мөмкинлекләр»

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

2023 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни-методик бүлегенең «Методистлар онлайн» дип аталган яңа проекты старт алды. Проектның беренче чарасы – республика муниципаль китапханәләре хезмәткәрләре өчен «Хәзерге көндә китапханәләрнең туган якны өйрәнү эшчәнлеге: яңа бурычлар һәм яңа мөмкинлекләр» онлайн-семинары булды.

Семинарда ТР Милли китапханәсе хезмәткәрләре, Санкт-Петербургтан китапханә эше белгечләре, шулай ук Татарстан китапханәләренең 150 хезмәткәре катнашты.

Семинарның модераторлары ­– ТР Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары И.Г.Һадиев һәм китапханәнең фәнни-методик бүлеге мөдире Л.М.Нәҗметдинова.

Россия Милли китапханәсенең библиография һәм туган якны өйрәнү бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре (Санкт-Петербург ш.), Россия китапханәләр ассоциациясенең «Хәзерге китапханәләрдә туган якны өйрәнү» секциясе рәисе Н.М.Балацкая китапханәләрдә туган якны өйрәнүнең төп проблемаларын яктыртты.

В.В.Маяковский исемендәге Санкт-Петербург шәһәр Үзәк китапханәсенең Петербург белеме бүлеге мөдире М.А.Тычинина үзләрендә гамәлгә ашырыла торган яңа һәм әһәмиятле проектлар турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Г.Ш.Җомаголова, Биектау үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Л.С.Хәмидуллина үзләренең туган якны өйрәнү юнәлешендәге эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе О.И.Зуева семинарда катнашучыларны Татарстан Республикасы үзәкләштерелгән китапханәләр системаларының туган якны өйрәнү эшчәнлегендәге иң яхшы үрнәкләре белән таныштырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International