Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Композитор Луиза Батыр-Болгариның күркәм юбилее
2013 елның 19 августы, дүшәмбе
Иҗаты үзебезнең республикада да, аннан читтә дә киң танылган композитор Луиза Батыр-Болгарига 2013 нче елның 14 нче августында 60 яшь тула.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге оештырган күргәзмә әлеге истәлекле датага багышлана. Күргәзмәдә композиторның ноталы басмалары һәм әсәрләренең музыкаль язмалары тәкъдим ителә.
Луиза Батыр-Болгари тарафыннан 200гә якын җыр, 20 спектакльгә көйләр, камера һәм симфоник әсәрләр иҗат ителгән.
Композитор иҗатында балалар өчен язылган музыка да зур урын алып тора – мондый җырларның, инструменталь пьесаларның, музыкаль әкиятләрнең күбесе Татар дәүләт Курчак театры сәхнәсе аша яшь тамашачыларга җиткерелде. Аларның аеруча яхшы билгелеләре: «Җырлап узган җәй», «Сихерләнгән урман», «Патша кәләше», «Җен кызы» һ.б.
Аһәңсаз ханымның музыкасы үзенең ихласлыгы, самимилеге белән күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә, тыңлаучыларның рухына дәрт-дәрман һәм ышаныч өсти.
Теләгән һәркемне композиторның иҗаты белән танышырга, яхшы кәеф бүләк итүче көйләре белән ләззәтләнергә чакырабыз. Рәхим итегез! Театр урамы 5 нче йортта Сезне шатланып каршы алырбыз!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Май аена «Лекторий» проектының очрашулар вакыты
Чараларга теркәлегез һәм ТР Милли китапханәсенең агарту проектында катнашыгыз.
30
апрель, 2026 ел
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең еллык бәйрәменә багышланган махсус программа
Балалар һәм олылар өчен чаралар 2 майдан 10 майга кадәр узачак.
Бөек Ватан сугышы елларындагы китапханә «хәзинәләре»
1 Май һәм Җиңү көне алдыннан ТР Милли китапханәсенең сирәк фондыннан раритетлар белән уртаклашабыз.
29
апрель, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов ТР Милли китапханәсе директорына дәүләт бүләге тапшырды
29 апрельдә Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз