Белем һәм грамоталылык көннәре

2013 елның 3 сентябре, сишәмбе
Сентябрь башында бер-берсенә тыгыз бәйләнгән ике бәйрәм – 1 сентябрьдә – Белем көне, 8 нче сентябрьдә – Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәгълүмат-библиография бүлегендә энциклопедияләрдән, белешмәлекләрдән, сүзлекләрдән һәм бүлек фондындагы башка мәгълүмати чыганаклардан торган күргәзмә куелды.

Һәр ел 1 нче сентябрьдә билгеләп үтелә торган Белем көне рәсми рәвештә күптән түгел – СССР Югары Советы тарафыннан 1984 нче елда расланды. Бу көнгә кадәр дә, аннан соң да, беренче сентябрь – яңа уку елы башлану, яңа белемнәр бәйрәме булып тора.


8 нче сентябрь бөтен дөньяда Халыкара грамоталылык көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көн киң җәмәгатьчелек игътибарын кешелекнең грамоталылык проблемаларына җәлеп итүне максат итеп куя.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International