Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең редакция-нәшрият бүлеге «Китапханә хәбәрләре=Библиотечный вестник» фәнни-гамәли журналының яңа саны (2013. – №1(35)) белән танышырга тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, 1996 елдан башлап, елга ике тапкыр татар һәм рус телләрендә «Китапханә хәбәрләре=Библиотечный вестник» дигән фәнни-гамәли журнал нәшер итә. Ул китапханәнең редакция-нәшрият бүлегендә әзерләнә һәм шунда ук 250 данә тираж белән басыла. Әлеге һөнәри журнал Татарстан районнары китапханәләренә, Казандагы мәгълүмат үзәкләренә, оешмаларга, уку йортларына, Россиядәге, якын һәм ерак чит илләрдәге кайбер эре китапханәләргә таратыла. Милли китапханәнең интернеттагы сайтында исә журналның тулы электрон варианты белән танышырга мөмкин.
Журналның быелгы 1 нче, чыга башлавыннан исәпләгәндә, 35 нче саны дөнья күрде. Бу сан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең 150 еллык юбилеена әзерлек мәсьәләләрен яктыртучы мәкалә белән ачылып китә. Биредә китапханәнең тарихына һәм хәзерге эшчәнлегенә багышланган фәнни һәм библиографик, популяр һәм фоторәсемле басмалар нәшер ителәчәге, булган мәгълүмат ресурсларының баетылачагы һәм яңалары төзеләчәге, халыкара фәнни-гамәли конференция оештырылачагы турында сүз бара.