Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Бүләккә – китап
2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларына инглиз телендә нәшер ителгән «Мөхәммәд, Ислам илчесе: аның тормышы һәм пәйгамбәрлеге» исемле китап тапшырылды. Канадада 2002 елда басылып чыкккан әлеге китап – Америка Кушма Штатларының Мичиган штатында яшәүче Орхан һәм Җәнән Ток гаиләсенән бүләк. Бүләкне китапханәбезгә китерүче Марат һәм Диләрә Хафизовларга аерым рәхмәтебезне белдерәбез.
Китапның авторы – Казан шәһәрендә туган милләттәшебез хаҗия Әминә Әдил. Автор авыр чорда, репрессияләр вакытында дөньяга килә. Кечкенә Әминә дә гаиләсе белән Себергә сөрелә. Ачлык, ялангачлыкның чигенә җиткән гаилә бер төнне ерак юлга чыгып китә. Сәяхәтнең ахырында гаилә үзләренең икенче туган иленә әйләнгән Төркия дәүләтендә торып кала. Әминә бөтен гомерен Исламны өйрәнүгә багышлый. Пәйгамбәр турында материаллар туплый һәм, күп көч куйган эшенең нәтиҗәсе буларак, әлеге китап басылып чыга.
Мондый тематикага багышланган китаплар бик күп басылса да, автор фикеренчә, аның хезмәте Мөхәммәднең пәйгамбәрлек юлын һәм тормышын өйрәнүдә яңа баскыч булып тора.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Орхан һәм Җәнән Ток гаиләсенә бу зур бүләк өчен бик рәхмәтле. Китапханә идарәсе шулай ук китапның тиешле дәрәҗәдә сакланышы өчен җаваплылыкны үз өстенә ала, китапханәгә килүчеләр аннан файдалансын өчен барлык шартлар тудырылачагын белдерә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Май аена «Лекторий» проектының очрашулар вакыты
Чараларга теркәлегез һәм ТР Милли китапханәсенең агарту проектында катнашыгыз.
30
апрель, 2026 ел
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең еллык бәйрәменә багышланган махсус программа
Балалар һәм олылар өчен чаралар 2 майдан 10 майга кадәр узачак.
Бөек Ватан сугышы елларындагы китапханә «хәзинәләре»
1 Май һәм Җиңү көне алдыннан ТР Милли китапханәсенең сирәк фондыннан раритетлар белән уртаклашабыз.
29
апрель, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов ТР Милли китапханәсе директорына дәүләт бүләге тапшырды
29 апрельдә Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз