Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Нияз Даутовның юбилее уңаеннан
2013 елның 10 сентябре, сишәмбе
2013 нче елның 9 нчы сентябреннән башлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә китапханә хезмәтләреннән файдаланучыларга һәм киң җәмәгатьчелек игътибарына күренекле җырчы, режиссёр, педагог - мәгърифәтче, РСФСРның халык артисты (1957), ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1958) – Даутов Нияз Курамша улының (1913-1986) тууына 100 ел тулу уңаеннан куелган күргәзмә тәкъдим ителә.
Нияз Даутовның моңлы тавышы һәм актёрлык сәләте аңа Свердловск, Чиләбе һәм Казан шәһәрләре опера сәхнәләрендә танылу китерде. 1956 нчы елда ул М. Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрының солисты, ә 1957 елдан баш режиссёры иде. 30 еллык режиссёрлык эшчәнлеге дәвамында аның җитәкчелегендә 80 спектакль куелган. Татар композиторларыннан Н. Җиһановның «Алтынчәч», Х. Вәлиулинның «Самат», Р. Гобәйдуллинның «Җиһангир», Б. Мөлековның «Мәхәббәт өчен җәза» опералары аның иҗатында аерым урынны биләп тора.
Күргәзмәдә укучыларга китаплар, белешмә һәм энциклопедик басмалар тәкъдим ителгән.
Без сезне Казан шәһәренең Театр урамындагы 5 нче йортта урнашкан сәнгать бүлегендә көтеп калабыз.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Май аена «Лекторий» проектының очрашулар вакыты
Чараларга теркәлегез һәм ТР Милли китапханәсенең агарту проектында катнашыгыз.
30
апрель, 2026 ел
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең еллык бәйрәменә багышланган махсус программа
Балалар һәм олылар өчен чаралар 2 майдан 10 майга кадәр узачак.
Бөек Ватан сугышы елларындагы китапханә «хәзинәләре»
1 Май һәм Җиңү көне алдыннан ТР Милли китапханәсенең сирәк фондыннан раритетлар белән уртаклашабыз.
29
апрель, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов ТР Милли китапханәсе директорына дәүләт бүләге тапшырды
29 апрельдә Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз