Патентлар бүлегенең мөмкинлекләре студентлар карамагында

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе
2013 нче елның 14 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе патентлар бүлеге уку залында (Казан, К. Маркс урамы, 36 нчы йорт) Казан милли тикшеренү технология университетының «Энерго-машина төзелеше һәм технологик җиһазлар» факультеты студентларына гамәли дәрес бирелде.

Дәрес барышында студентлар патент документларының структурасын өйрәнделәр. Уйлап табуларга һәм товар билгесенә патентлар тасвирлау төрләре белән танышып, аларның үзара охшашлыгын һәм аерымлыкларын билгеләделәр. Дәрес соңгы 10 ел эчендәге патентларны автор фамилиясе буенча эзләү күнекмәсе белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International