«Бер-беребезгә юл куеп яшик»

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе
Октябрь аенда Өлкәннәр көне уздырыла. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз. Алар – бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без һәрвакыт өлкәннәргә игътибар итеп, хөрмәт күрсәтергә, рәхмәтләребезне әйтергә тиешбез.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт), 1 нче октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан, китапханә хезмәтләреннән файдаланучылар игътибарына «Бер-беребезгә юл куеп яшик» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә.
Күргәзмәдә төрле темаларны – социаль ярдәм күрсәтү, пенсияләр түләүдәге үзгәрешләр, дарулар һәм халык киң куллана торган төрле чаралар белән дәвалану мәсьәләләрен – яктырткан газета-журналлар урын алачак. Сәнгатькә, кул эшләренә, чәчәкләр үстерүгә һ.б. караган басмалар да куелачак.

1 нче октябрьдән 10 нчы октябрьгә кадәр торачак күргәзмә белән танышырга рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International