Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
1 октябрь – Халыкара музыка көне
2013 елның 1 октябре, сишәмбе
1973 нче елдан башлап бөтен дөньяда 1 нче октябрьдә Халыкара музыка көне билгеләп үтелә. Дөньякүләм әһәмиятле әлеге датага багышлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге күргәзмә оештырды.
Гасырлар дәвамында музыка кешеләрне рухландыра, илһамландыра. Мифологик геройлар, әлмисактагы патшалар, күпчелек изге бәндәләр ритм, рифма һәм музыка ярдәмендә уйларын, фикерләрен белдерәләр. Музыканы дөнья хакимнәре дә, акыл ияләре дә, хәтта тираннар да ярата. Күренекле реформатор Мартин Лютер: «Ул иблисне куа һәм, ачуны, азгынлыкны, масаюны һәм башка бозыклыкларны оныттырып, шатлык китерә. Мин музыканы дин гыйлеменнән соң икенче урынга куям һәм аңа дан җырлыйм...» – дип яза.
Күргәзмәгә борынгы заманнардан алып хәзерге көнгә кадәр музыка тарихы, аның жанрлары, төрләре турындагы, композиторлар, башкаручыларның тормыш һәм иҗат юлын чагылдыручы бай иллюстрацияле китаплар куелган.
Сәнгать бүлегенә (Казан, Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез! Без Сезнең белән очрашуга шат булачакбыз.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Май аена «Лекторий» проектының очрашулар вакыты
Чараларга теркәлегез һәм ТР Милли китапханәсенең агарту проектында катнашыгыз.
30
апрель, 2026 ел
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең еллык бәйрәменә багышланган махсус программа
Балалар һәм олылар өчен чаралар 2 майдан 10 майга кадәр узачак.
Бөек Ватан сугышы елларындагы китапханә «хәзинәләре»
1 Май һәм Җиңү көне алдыннан ТР Милли китапханәсенең сирәк фондыннан раритетлар белән уртаклашабыз.
29
апрель, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов ТР Милли китапханәсе директорына дәүләт бүләге тапшырды
29 апрельдә Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз