Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
2300 чакрым – «ерак» җир түгел, бер күрешүләре ни тора!..
2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
Соңгы елларда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе белән Төмән өлкәсенең Түбән Варта шәһәрендәге 5 нче санлы китапханә арасында берничә мәртәбә видеоэлемтә урнаштырылып, ерак Себер җирендә яшәүче милләттәшләребез танылган татар әдипләре белән күрешеп сөйләшү мөмкинлегенә ия булдылар. Элегрәк Разил Вәлиев, Вакыйф Нуруллин, Мәдинә Маликова, Газинур Морат, Вакыйф Нуриев, Камил Кәримов белән үткәрелгән он-лайн очрашулар Түбән Вартадагы китапханәгә җыелган әдәбият сөючеләрдә бик җылы тәэсирләр калдырган иде.
Бу юлы очрашуга – видеокүпернең Казан ягына – Татарстанның Халык язучысы Рабит Батулла килде. Түбән Варта шәһәрендәге милләттәшләребезнең мәдәни тормышы, татар халкына хезмәт күрсәтүче китапханәнең эшчәнлеге белән кыскача танышканнан соң, әдип китап укучыларның сорауларына җавап бирде. Тарихи Ватаныбыздан бик еракта яшәсәләр дә, милләттәшләребез татар әдәбияты һәм сәнгате белән кызыксыналар, Рабит Батулланың иҗаты белән танышканнар, әсәрләрен дә (кайберләрен русчага тәрҗемәдә) укыганнар, очрашуга әзерләнеп килгәннәр. Шуңа күрәдер, бик мәгънәле һәм кызыклы сораулар бирелде. Әдип аларның барысына да тулы-төгәл җавап бирде, ара-тирә үзе туплаган гыйбрәтле мәзәкләрне сөйләп көлдереп алды, милләтебез тарихында булган аянычлы вакыйгаларны искә төшереп сагышландырды. Үзе белән алып килгән берничә китабына шунда ук имзасын куеп, Түбән Вартадагы китапханәгә бүләк итеп җибәрү өчен тәгаенләп калдырды.
Икенче көнне үк Милли китапханәнең электрон почтасына Себердән рәхмәт сүзләре тулы хат-хәбәр килеп иреште. Анда, аерым алганда, мондый юллар бар: «Тагын бер тапкыр Сезгә рәхмәтебезне белдерәбез. Очрашудан барыбыз да рух күтәренкелеге алдык, күңелләребездә бары тик җылы хис-тойгылар гына калды. Рабит абыйның китапханәбездә булган барлык китапларын да алып киттеләр, бу инде очрашуның файдалы нәтиҗәсе турында сөйли. Тагын да очрашулар көтеп калабыз».
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Май аена «Лекторий» проектының очрашулар вакыты
Чараларга теркәлегез һәм ТР Милли китапханәсенең агарту проектында катнашыгыз.
30
апрель, 2026 ел
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең еллык бәйрәменә багышланган махсус программа
Балалар һәм олылар өчен чаралар 2 майдан 10 майга кадәр узачак.
Бөек Ватан сугышы елларындагы китапханә «хәзинәләре»
1 Май һәм Җиңү көне алдыннан ТР Милли китапханәсенең сирәк фондыннан раритетлар белән уртаклашабыз.
29
апрель, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов ТР Милли китапханәсе директорына дәүләт бүләге тапшырды
29 апрельдә Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз