Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Равил Үтәбай-Кәриминең тууына 80 ел
2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
2013 елның 30 сентябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең җыелышлар залында күренекле галим, шәркыять һәм исламият белгече Равил Үтәбай-Кәримине искә алу мәҗлесе узды.
Бу елның 30 августында олуг галим һәм мөхтәрәм остаз Равил әфәндегә 80 яшь тулган булыр иде. Шәхесне искә алу мәҗлесендә Разил Вәлиев, Рабит Батулла, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Ильяс Җиһаншин, Наил Камбеев, Ирек Һадиев, Җәүдәт Миңнуллин, Рамил Исламов, Раиф Мәрданов, Фәния Хуҗәхмәт, Рамил Миңнуллин, Фәрит Шәкүров, Рәшит Минһаҗ, Айрат Заһидуллин катнаштылар. Мәҗлесне Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә шәкерте Габдрахман әфәнде Коръән сүрәләрен укып ачып җибәрде, мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин галимнең рухына дога кылды. Кунаклар Равил Үтәбәй-Кәрими турында җылы истәлекләре белән уртаклаштылар. Рабит Батулла үзенең Равил Үтәбай-Кәрими белән магнитофон тасмасына яздырып алынган әңгәмәләрен алып килгән иде. Әлеге язмаларның бер өлешен тыңлау Равил Үтәбай-Кәриминең чын мәгънәсендә искиткеч зирәк акыллы, тирән хәтерле, бай, матур телле галим булганлыгын кабат искә төшерде.
Әлеге мәҗлес катнашучылар күңелендә якты хәтирәләр уятты, алдагы көннәрдә галимнең мирасын барларга, кадерләп сакларга, өйрәнергә һәм яшь буыннарга җиткерергә кирәк дигән фикерне ныгытты.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Май аена «Лекторий» проектының очрашулар вакыты
Чараларга теркәлегез һәм ТР Милли китапханәсенең агарту проектында катнашыгыз.
30
апрель, 2026 ел
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең еллык бәйрәменә багышланган махсус программа
Балалар һәм олылар өчен чаралар 2 майдан 10 майга кадәр узачак.
Бөек Ватан сугышы елларындагы китапханә «хәзинәләре»
1 Май һәм Җиңү көне алдыннан ТР Милли китапханәсенең сирәк фондыннан раритетлар белән уртаклашабыз.
29
апрель, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов ТР Милли китапханәсе директорына дәүләт бүләге тапшырды
29 апрельдә Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз