Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Җиһанов укулары – 2013» II нче фәнни-гамәли конференциясендә катнашты
2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе
2013 нче елның 7 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге хезмәткәрләре «Заманча музыка мәдәнияте контекстында Нәҗип Җиһановның иҗади мирасы» темасына Казан консерваториясе, Татарстан Республикасы Милли музее һәм композитор Нәҗип Җиһанов музее бергәләшеп уздырган «Җиһанов укулары – 2013» II нче фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
Сәнгать бүлеге хезмәткәрләренең чыгышы конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты һәм утырыш ахырында композитор Н.Г.Җиһанов музее хезмәткәрләре белән алга таба тыгыз хезмәттәшлек урнаштыру турында килешенде.
28 апрельдә ТР Милли китапханәсендә Беларусь Республикасы Мәдәният министрлыгының Дәүләт махсус мәдәни чаралар һәм һөнәри сәнгать Баш идарәсе җитәкчесе Екатерина Усова экскурсия белән булды.
Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе, Россия Язучылар берлегенең беренче секретаре, тарих фәннәре докторы, профессор Владимир Мединский 24 апрельдә ТР Милли китапханәсендә булды.