Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан китап нәшрияты, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шакировның «Язмыш» китабын тәкъдим итә һәм артист белән очрашуга чакыра.
Әлеге кичә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур,. 33 нче йорт) 28 нче ноябрь көнне 18 сәгатьтә башлана. Белешмәләр өчен телефон: 264-41-24 (сәнгать бүлеге).
Сезне кичәгә көтеп калабыз!