2026 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Үзәк китапханәсендә «Халыклар бердәмлеге – иң зур байлык» дигән темага китапханә хезмәткәрләре өчен төбәк семинары узды.
Сәламләү сүзе белән район советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова чыгыш ясады. Ул милли әдәбиятны саклау һәм популярлаштыруның мөһимлеген ассызыклады, шулай ук китапханәләрнең бу максаттагы эшләрендә зур уңышлар теләде.
Семинарда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев катнашты. Ул республика күләмендә китапханәләр эшчәнлегендәге яңа юнәлешләр белән таныштырды, китапханәчеләрнең үзара очрашып-аралашып торуы, семинарларда еш катнашулары аша белемнәрен һәм китап укучыларга хезмәт күрсәтү осталыкларын камилләштерү зарурлыгына басым ясады. Резидә Ягъфәрова җитәкчелегендәге Минзәлә үзәкләштерелгән китапханәләр системасының соңгы елларда ирешкән казанышларын телгә алды, тырыш хезмәтләре өчен коллективка рәхмәт белдерде. Шулай ук якынлашып килүче һөнәри бәйрәм – Гомумроссия Китапханәләр көне белән котлады.
Семинар кысаларында китапханә хезмәткәрләре эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, укучыларны милли әдәбиятка җәлеп итүнең төрле алымнары турында фикер алыштылар, үз эшчәнлекләрендә очрый торган кыенлыкларны да телгә алдылар.
Чара кысаларында танылган язучы Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу да булды. Ул җылы һәм дустанә мохиттә үтте. Язучы семинарда катнашучыларның сорауларына җавап бирде, үзенең иҗат юлы, соңгы елларда чыккан китаплары һәм әдәби әсәрләрендәге үзенчәлекләр турында сөйләде.
.jpg)