Тантаналы чара Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консулы һәм «Чаян»журналының баш мөхәррире катнашында узачак.
1 июньдә 15:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә «Китап карикатуралары» күргәзмәсе ачыла.
«Китап карикатуралары» күргәзмәсе тамашачы алдында китап - герой, уйлану өчен сәбәп һәм нәфис уен объекты булган киңлекне ача. Экспозициядә үзәк урынны Иран китапханәләре фонды оештырган бишенче Халыкара китап биенналесында катнашучы Иран рәссамнары эшләре алып тора.
Күргәзмә контекстына төрле елларда «Чаян» һәм «Крокодил»журналларында басылган Совет һәм Россия рәссамнарының карикатуралары үрелеп китә. Ачылыш Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консулы һәм «Чаян»журналының баш мөхәррире катнашында узачак.